Бөек Җиңүдә татарстанлылар нинди өлеш керткән?

  • ТАССРдан фронтка 700 000нән күбрәк кеше китә. 350 000 кеше һәлак була, хәбәрсез югала, яраланып һәм әсирлеккә төшеп үлә.
  • 49 кеше Дан орденының тулы кавалеры, 265 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
    100 000 кеше төрле дәрәҗәдәге орденнар белән бүләкләнгән.
  • ТАССРга 226 000 кеше эвакуацияләнгән, шуларның 15 меңе – ятим балалар.
  • 1944 елның февраль аенда Кайбыч районы колхозчылары Кызыл Армия Фондын төзү башлангычы белән чыгалар һәм үзләреннән 1 300 000 сум акча җыялар.
  • Һәртөрле хәрби техниканы төзү өчен 380 000 000 сум акча җыелган. Хәрби җитештерү өлкәсен финанслау өчен займ һәм лотереяларга язылу ысулы белән дә керемнәр җыелган. Аларның гомуми суммасы – 1 576 000 000 сум.
  • Казан тимер юл вокзалы хезмәткәрләре үз хисап­ларына Кызыл Татарстан, Куйбышев, Чапаев бронепоездларын төзиләр.
  • Яшел Үзәндә яшәүчеләр тулысынча коралландырылган 2 бронялы кораб бүләк итәләр.
  • Республика сәнәгате 600дән күбрәк исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары, хәрби киемнәр җитештерә.
  • Сугышның беренче аенда ТАССРның җиңел сәнәгате фронтка 2 000 000 берәмлек хәрби кием, 1 500 000 пар аяк киеме, 390 000 000 патрон сумкасы озата.
  • 1941-1942 елларда республика халкы 23 000 кыска тун, 54 000 пар итек, 59 000 сырма җыеп фронтка озата. Сугыш елларында барлыгы 10 000 000 җылы әйберләр җыелган.
  • Сугыш елларында ТАССРда 22 яңа предприятие төзелә. Болар – Казанда, Яшел Үзәндә, Чистайда, Алабугада, Мамадышта, Бөгелмәдә, Чаллыда резина-техника әйберләре заводы, нефть-сай заводы, механика һәм подшипник ремонтлау заводы, ит комбинаты, тукыма, аяк киеме, итек басу фабрикалары, консерв заводы, электр станциясе һ.б.

Фикер өстәү