Редакциябез рәссамы Әнәс Әмирханов: «Әрдәнәләп өеп куелган мәетләр күз алдыннан китми»

Редакциябездә күп еллар рәссам булып эшләгән Әнәс абый Әмирхановка сугышның иң «кайнар урын»нарында – Ленинград, Волхов фронтларында булыр­га туры килә. Артиллерист егет 1945 елда Ленинградта Җиңү парадында катнаша. Бу хакта ул горурланып сөйли.

Яраланып, берничә тапкыр госпитальдә ятарга һәм сугыш кырына кире кайтырга туры килә аңа. Берсендә шулай өенә «хәбәрсез югалды» дигән язу килә. Әнисе бик кайгыра. Бу хәл Эстониядә, башына зарар килеп, кыр госпиталендә дәваланып ятканда була. Әзрәк хәл керә башлагач, ул тәрәзәдән үз частьларындагы снаряд ташый торган шоферны күреп ала һәм кире үзләренә кайтасы килүен әйтә. Алар, караңгы төшкәч, госпитальдән качып китәләр, менә шунда аны хәбәрсез югалды дип уйлыйлар. «Мин әнигә гел хат язарга тырыша идем, бу юлы да хатым килеп төшкәч, исән булуыма ышана ул», – ди Әнәс абый. Бервакыт шулай госпитальдән Казанга кайтучы солдат аша ул әнисенә хәтта сабын да җибәрә. 64 нче дивизиянең 191 полк артиллеристы Әнәс Әмирханов сугыштан II төркем инвалид булып кайта.

– Сугыш беткәннән соң безгә Ленинградта фатирлар тәкъдим иттеләр. Тик ачлыктан үлгән кешеләрнең йортларына керәсем килмәде, – дип сөйли ул.

Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан солдатларга 1960 – 1970 елларда да Ленинградта фатирлар алырга мөмкин була, бу юлы Әнәс абыйның Казанны калдырып китәсе килми.

– Ленинградта миңа һәрчак кан катыш кар исе килә. Сугыш елларындагы бу ис онытылырмы дисәм, онытылмый икән. Әрдәнәләп өеп куелган мәетләр күз алдыннан китми. Сугыш беткән көнне немец солдатлары белән бергәләп бәйрәм иттек. Аннан, яшебезгә карап, өйгә кайтара башладылар. Безгә әле сугыштан соң миналы кырларны чистартып йөрергә туры килде, – дип хатирәләрне барлый ветеран.

Әнәс абый сугыштан соң төрле редакцияләрдә, шул исәптән «Социалистик Татарстан»да да озак еллар рәссам булып эшләде.

Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы эшчәнлек тә фронттан ким булмый. Халыкны мәгълүмат белән тәэмин итүдә, икмәк әзерләүчеләрнең рухын күтәрүдә җирле газеталар роле зур була.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү