Редакция солдатлары безнең хәтерләрдән җуелмый…

Төрле елларда редакциядә эшләгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан хезмәттәшләребез безнең хәтерләрдән югалмый. Алар арасында Муса Җәлил кебек батырларыбыз, Гадел Кутуй, Мөхәммәт Садри, Фатих Хөсни кебек олпат язучыларыбыз да бар.

  • АЙДАРОВ Әсгат Харис улы (Әсгат АЙДАР)

1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочино авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Армиядән демобилизацияләнгәч, газетага кире әйләнеп кайта.

  • ӘХМӘДИЕВ Габдулла

Газетада тәрҗемә, мәктәпләр бүлегендә эшли. Бөек Ватан сугышында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

  • ӘХМӘТОВ Абдулла Сафиулла улы (Абдулла ӘХМӘТ)

1905 елның 25 мартында Курган өлкәсенең Звериный авылында туа. 1941-1942 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында – әдәби хезмәткәр, сугыш елларында армия газеталарында хәрби коррес­пондент була.

  • ӘХМӘТОВ Госман Гайнан улы

1909 елда Уралдагы Надеждинск (хәзерге Серов) шәһәрендә туа. 1933 елда Казанга килә һәм «Кызыл Татарстан»га эшкә урнаша. 1945 елда Бөек Ватан сугышында һәлак була. Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

  • БАДАМШИН Шәех Бадамша улы

1903 елның Буа районының Ташкичү авылында туа. 1946 елдан «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, үз хәбәрче һәм бүлек мөдире булып эшли. Бөек Ватан сугышы ветераны.

  • БАҺАУТДИНОВ Рим (Рим БАҺАУ)

1909 елда элеккеге Бондюг районында туа. 1935 елдан башлап 1941 елга кадәр редакциядә эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә. Политработник һәм фронт газетасы хезмәткәре була. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Өлкән лейтенант. 1944 елда фронтта һәлак була.

  • БЕЛЯЕВ Гавриил Ефимович

1903 елның 11 мартында хәзерге Сарман районының Югары Бикмәт авылында туа. 1930-1931 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә партия бүлегенә җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышында дивизия газетасы редакторы була. 1946 елның октябрендә редакциягә әйләнеп кайта. Лаеклы ялга киткәнче, промышленность бүлеге мөдире булып эшли.

  • БИКОВ Ким

1940 нчы еллар башында Свердловскидан Казанга килә һәм «Кызыл Татарстан» газетасына эшкә урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә һәм шунда һәлак була.

  • ГОБӘЙДУЛЛИН Хәбибулла Ярулла улы

1923 елның 20 июлендә Казан шәһәрендә туа. Җаваплы секретарь, тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшли. Фронтка китә. III дәрәҗә Дан ордены кавалеры була.

  • ГЫЙЛЬМУЛЛИНА Рафика Нәҗип кызы

1922 елда Балтач районының Балтач авылында туа. 1951 елда газетага әдәби хезмәткәр булып килә. Бөек Ватан сугышы ветераны.

  • ГЫЙЛЬФАНОВ Ибраһим Гыйльфан улы

1905 елда Чиләбе өлкәсенең Балкан приискасында туа. 1951 елда редакциягә эшкә килә. Бөек Ватан сугышы ветераны.

  • ҖӘЛИЛОВ Муса Мостафа улы (Муса ҖӘЛИЛ)

1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. 1922 елның көзендә Муса Җәлил Казанга килә һәм редакциядә эшли башлый. Сугышта әсирлеккә төшә, Моабит төрмәсендә аны җәзалап үтерәләр.

  • ИБРАҺИМОВ Фатыйх Исхак улы

1916 елның 25 февралендә Лениногорск районының Кирлегәч авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 елның көзеннән – «Кызыл Татарстан» газетасында үз хәбәрче, әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире.

  • КАМАЛЕТДИНОВ Әгъзам Камалетдин улы (Әгъзам КАМАЛ)

1918 елның 21 гыйнварында Апас районының Үтәмеш авылында туа. «Кызыл Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Бөек Ватан сугышында 1943 елда һәлак була.

  • КОРБАНОВ Барый Шаһивәли улы

1904 елда элеккеге Дөбьяз районының Яңа Авыл авылында туа. 1936 елда «Кызыл Татарстан» газетасына эшкә килә. Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына һәм медальләргә лаек була. Фронттан кайткач, яңадан газетада эшли башлый. Башта үз хәбәрче, аннан бүлек мөдире була.

  • КУТУЕВ Гаделша Нурмөхәммәт улы (Гадел КУТУЙ)

1903 елда Саратов өлкәсендәге Татар Кынадасы авылында туа. 1927 – 1930 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк сугышка китә. Җиңү көненә берничә көн кала госпитальдә вафат була.

  • МӘҖИТОВ Нуриәхмәт Габдрахман улы

1900 елда элеккеге Бондюг районының Камай авылында туа. «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

  • МӨБАРӘКШИН Фазыл Мөбарәкша улы

1903 елда Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында туа. Бөек Ватан сугышыннан соң «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарында әдәби хезмәткәр, авыл хуҗалыгы, хатлар бүлекләре мөдире вазифаларын башкара.

  • НОВИЧКОВ Павел Тихонович

Озак еллар редакциянең рәссамы булып эшли. Сугыш һәм хезмәт ветераны.

  • РӘХМӘТУЛЛИН Ислам Җамалетдин улы

1899 елда Апас районының Урта Балтай авылында туа. 1936 елдан «Кызыл Татарстан» газетасында матбугатны күзәтү бүлеге мөдире, хатлар бүлеге хезмәткәре булып эшли. 1942 – 1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша.

  • САДРЕТДИНОВ Мөхәммәт Хәбибулла улы (Мөхәммәт САДРИ)

1913 елда Казанда туган. Бөек Ватан сугышында катнаша. Орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1948 елдан 1953 елга кадәр «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны» газетасының Нурлат, Кайбыч, Чүпрәле районнарында махсус хәбәрче вазифаларын башкара. 1953 – 1956 елларда ул әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

  • САФИУЛЛИН Сабир Сафа улы

1906 елның 30 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе Колбай-Мораса авылында туа. 1941 елны фронтка китә. Орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1946 ел башыннан «Кызыл Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли.

  • СИНГАТУЛЛИН Равил Нигъмәт улы

1923 елның 2 сентябрендә Чистай районында туа. Сугышта катнаша. 1951 елның май аеннан «Кызыл Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли.

  • ТАВЛИН Гурий Иван улы

1925 елның 25 декабрендә Зәй районының Югары Баграж авылында туа. Сугышта катнаша. Орден һәм медальләр белән бүләкләнә. 1958 елдан «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

  • ТӘХАУТДИНОВ Касыйм Нури улы (Касыйм ТӘХАУ)

1925 елның 10 сентябрендә Лениногорск районының Тукмак авылында туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1962 елда «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. «Ватаным Татарстан» газетасында 1990 елга кадәр эшли.

  • ФӘТХУЛЛИН Хәлилрахман Әбдерәшит улы (Фәтхи БАЛЫКЧЫ)

1901 елда Олы Тархан районының (хәзерге Тәтеш районы) Сөендек авылында туа. 1930 – 1936 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли. 1941 – 1946 елларда фронтта була. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Кайткач, 1961 елга кадәр газетада авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли.

  • ХАЛИКОВ Кадыйр Халик улы

1906 елда Кама Тамагы районының Даныш авылында туа. 1937 елдан 1942 елга кадәр, армия сафларына киткәнче, «Кызыл Татарстан» газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшли. Сугыштан кайткач, 1946 – 1948 елларда газетаның үз хәбәрчесе була, 1958 елдан секретариатта эшли.

  • ХӘБИБОВ Габделхәй Хәйрулла улы

1903 елның 1 гыйнварында Балтач районының Чутай авылында туган. 1936 – 1941 елларда һәм 1946 елда фронттан кайткач, «Кызыл Татарстан» газетасында җаваплы секретарь булып эшли.

  • ХӘЛФИЕВА Ләлә Зариф кызы

1922 елның 1 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944-1945 елларда «Суворовец» фронт газетасында корректор була. «Кызыл Татарстан» газетасында корректор булып 1949 елдан 1977 елга кадәр эшли.

  • ХӨСНЕТДИНОВ Фатих Хөснетдин улы (Фатих ХӨСНИ)

1908 елның 3 февралендә Теләче районының Югары Мәтәскә авылында туа. 1935 елдан «Яшь сталинчы», «Кызыл Татарстан» газеталарында эшли. Сугыш елларында фронт газетасы редакциясендә хезмәт куйган. Сугыштан соң «Кызыл Татарстан»да әдәби хезмәткәр була.

  • ШАКИРОВ Габдулла Нурмөхәммәт улы

1917 елда Бондюг бистәсендә туа. 1951 елның 16 мартыннан «Кызыл Татарстан» газетасының Краснобор, Бондюг һәм Әгерҗе районнары буенча үз хәбәрчесе булып эшли башлый. «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә.

  • ШӘЙМӘРДАНОВ Мөхәммәт Шәймәрдән улы

1905 елда Зәй районының Аксар авылында туа. 1931 – 1941 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында төрле бүлекләрдә әдәби хезмәткәр булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. «Суворовец» фронт газетасында редактор урынбасары вазифасын башкара. 1946-1947 елларда «Совет Татарстаны» газетасында бүлек мөдире булып эшли. 1947 елда редактор урынбасары итеп билгеләнә. Кызыл Йолдыз, Почет билгесе орденнары белән бүләкләнә.

  • ШӘРӘФЕТДИНОВ Габдулла Шәрәфетдин улы

1926 елның 29 июлендә Биектау районының Кече Битаман авылында туа. Бөек Ватан сугышында, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Озак еллар «Совет Татарстаны» газетасында әдәби хезмәткәр, партия һәм совет бүлекләре мөдире була. Мәскәүдәге Югары партия мәктәбен тәмамлагач, яңадан редак­циягә кайта.


Фикер өстәү