Җиңүне тыл хезмәтчәннәре дә якынайтты

Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казандагы Җиңү Паркында күптән көтелгән һәйкәл ачылды.

– Беркемне дә аямаган сугыш афәте башка беркайчан да кабатланмасын иде, – диде аны ачу тантанасы вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышында  катнашкан барлык халкыбызга багышлана.  Татарстаннан 700 меңнән артык кеше фронтка киткән, шуның 350 меңе исән килеш әйләнеп кайта алмый. Геройлар турындагы хәтер мәңгегә йөрәкләребездә сакланыр!

Бронза һәйкәл сугыш кырларында ятып калган солдатларның аналары һәм тол хатыннары хөрмәтенә куелган монумент янәшәсенә урнаштырылган. Яңа ачылган һәйкәл 1945 елның 30 апрелендә Рейстахны камап  алуда һәм Кызыл байрак элүдә катнашкан милләттәшебез, Советлар Союзы Герое Гази Заһитов образына охшатып ясалган.

Бу минутларда Советлар Союзы герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт герое Илдус Мостюков, генерал-майор Әхәт Юлашев та видеоэлемтәгә чыкты. Борис Кузнецов 16 яшеннән фронтка алына. Герой якташыбыз Җиңүне якынайтуда тыл хезмәтчәннәренең  дә өлеше зур булуын, аларга 16 шар сәгать станок артында басып торырга, көнне-төнгә ялгап, колхоз-совхоз кырларында эшләргә туры килүен ассызыклады.

Россия Президенты Владимир Путин  Мәскәүдәге Билгесез солдат кабере монументына чәчәкләр салды. Ил башлыгы күп милләтле Россия халкын Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлагач, Кызыл мәйданда һичшиксез тантаналы рәвештә Парад булачагын һәм “Үлемсез полк” чарасы да, зурлап оештырылачагын әйтте. “Безне барыбызны да уртак хәтер, өмет, ышаныч берләштерә. Ул чаралар буыннарны бәйләп торучы чылбыр ролен үти”, – диде Президент.

Казан өстеннән очкан МИ-8 легендар вертолетлары да бәйрәм төсмере өстәде. Аларны тәрәзәдән, балконнан күзәтергә мөмкин иде. Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннары сурәтләре төшерелгән баннерлар урнаштырганнар. Һәрбер районда Хәтер көне уңаеннан чаралар уза. Ветераннарга, һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына бүләкләр, котлаулар өләшәләр.

– Барлык һәйкәлләрне төзекләндердек, яңарттык, – ди Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Бездә – 23 сугыш ветераны, 186 ветераннарның тол хатыны, 536 тыл хезмәтчәне, 3 840 сугыш чоры баласы яши. Берсе дә игътибардан читтә калмады: аларга бүләкләр, котлаулар әзерләдек. Бүген һәйкәлләргә чәчәкләр салдык. Сугыш ветераннарының күңелләрен күрергә хәрби машиналарда өйләренә барабыз. Теләгебез – хөрмәтле өлкәннәребезгә җыр-моң, рәхмәт сүзләре ишеттерү.

Актанышта бу минутларда мәктәп укучылары ютуб каналы аша бәйрәм чарасы үткәрә. Бөек Ватан сугышы ветераны Муллаян Газизов хөрмәтенә истәлекле такта ачканнар. “Соңгы берничә атнада 12 сугыш ветераны, 660 тыл хезмәтчәннәренең өйләрендә булып, күчтәнәчләр өләштеп чыктык, – ди Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов.

Фәния Арсланова  


Фикер өстәү