Фәрит Мөхәммәтшин: «Бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә төшерә алмаячак»

Татарстан сәламәтлек саклау ветераннары «Җиңүнең 75 еллыгы» медале белән бүләкләнә. Республикада бүләкләү февраль аенда ук башланып китте. Берничә көн элек мондый медальне Хидият Әхмәдуллинга тапшырдылар. Аны бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Хидият Әсхәдулла улы – 1943 елдан Совет армиясе сафларында Ерак Көнчыгыш фронтта сугышкан, Япониягә каршы сугышта катнашкан, озак вакытлар буе партия эшендә булып, җиденче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган шәхес. Фәрит Мөхәммәтшин ветеранны Җиңү көне уңаеннан котлап, бүләкләр, шулай ук Татарстан Президенты котлавын тапшырды. «9 Май – дөнья тарихына мәңгегә уеп язылган изге көн, – диелә котлау открыткасында. – Сез – легендар җиңүчеләр буыны, Бөек Җиңүгә бәһаләп бетергесез өлеш керткән буын. Сезгә тыныч күк йөзе өчен, түбәнчелек белән баш иябез, Сезнең батырлыкка, каһарманлык һәм ныклыкка сокланабыз».

Старшина Хидият Әхмәдуллин сугышта орудие командиры булган. Бөек Җиңү турында ул радио аша ишетә, әмма сугыш аның өчен күпкә соңрак – Япония капитуляцияләнгәннән соң гына тәмамлана. Инде 95 яшенә җитеп килсә дә, аннан әле һаман күтәренкелек, оптимизм рухы бөркелеп тора. «Миндә әле һаман солдат рухы көчле», – ди ветеран.

Хәзерге вакытта республикада ТАССР Югары Советының 9 депутаты (Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның толлары) яши. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары аларның һәркайсының өенә барып, юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ветераннарын видеоэлемтә аша да котлады. Дәүләт Советы Рәисе  Казанда яшәүче Әминә Әхмәдиева һәм  Әлмәттән Ниҗәд Шәңгәрәевкә сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының шатлыкларын гына күреп яшәвен теләде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, фронтта сугышкан һәм тылда хезмәт куйган татарстанлылар Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. «Сугыш афәте аша узган ветераннарыбыз әйткән сүзләр безнең өчен бик кыйммәт. Мин аларның тормышка мөнәсәбәтенә, шундый зур кыенлыклар кичергән өлкән буынның тормыш сөючәнлегенә шаккатам, – диде ул. – Безнең кешеләрнең бәйрәм кәефен бернинди пандемия дә төшерә алмаячак».


Фикер өстәү