Сугышның кайсы да яман

Сугыш афәте кагылмаган гаилә бөтенләй юктыр ул. Әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең якты истәлекләре буыннан-буынга күчеп, күңелләрне кузгата, күздән яшь китерә. Әйдәгез, каһарманнарыбызны зурлап искә алыйк әле. 

Бөек Ватан сугышы ветераны 103 яшьлек Шафыйк абый Мөстәкыймов бүген таң беленгәндә үк уянган. Бу көнне алдан ук көткән ул. “Әтинең кәефе үзгәреп тора. Сугыш истәлекләрен күңелдән яңартып, дулкынланып ала торган көн бит,  – ди кызы Әлфия апа. – Балконга чыгып, үзе хөрмәтенә утыртылган шомырт агачына карап, уйланып утырды. Бүләк китерүчеләр дә, шалтыратып котлаучылар да күп булды. Әти барысына да рәхмәт әйтә”.

Шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллинаның әтисе Мөхәммәт ага да – сугыш ветераны.

– Әткәйләр гаиләдә өч малай үсә. Әтинең әтисе – безнең бабай 1919 елда үлгән. 1920-1921 елгы ачлык чорында әниләре өч баланы көч хәл белән үлемнән саклап калган, – ди Эльмира апа.

Мөхәммәт абый хәрби хезмәткә 1939 елда алына һәм фин сугышында да катнаша. Илгә 1945 ел азагында гына әйләнеп кайта. Аның авырлыклар күреп үскән абыйсы һәм энесе фронтта хәбәрсез югалган. “Әти сугыштан өч орден белән кайткан, аннары 90 яшькә кадәр яшәде. Днепр елгасын кичүдә катнашкан. Бик дәһшәтле сугыш ноктасы бит инде ул. Елганы кичкәндә күп кешене югалттык, дип сөйли иде”, – ди Эльмира апа.

Әфган сугышында бер аягын югалткан Радик Әхмәров та, бүген үзенең сугыш яраларын онытып торып, әтисен сагынып искә ала.

– Гыймазетдин исемле иде ул, – ди Радик абый. – 9 майда ел саен янына кайта идем. Әти көтеп тора иде. 1975 елны яхшы хәтерлим, сугыш тәмамланганга – 30 ел.  Миңа ул чакта 15 яшь иде. Әти очрашудан кайтып керде. Сөенече йөзенә чыккан. “Сугыш ветераннарына льготалар бирелә башлаячак. Тормышлар җиңеләер инде”, – диде ул.  Әти озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Пенсиягә чыккач, озак яшәмәде, 64 яшендә вафат булды. Сугышның кайсы да куркыныч, яман, башка беркайчан кабатланмасын иде. Без күргәнне балаларга, оныкларга кичерергә язмасын!

Чистай районында туып үскән Әлфия апа Галәветдинованың әтисе Хәбибулла Сафиуллин сугыштан кайткач 9 ел гына яши. Ул Ленинград сугышында контузияләнгән. “Өч бала, әтидән бик яшьли калдык. Апага – 7, миңа – 6, энемә 4 яшь иде, – Әлфия апа. – Туганнар белән, әтинең, ичмасам кадерләп сакларга, кулга тотарга бер хаты, сурәте дә юк, дип сөйләшәбез. Әни окоп казуда катнашкан, бик күп авырлыклар күргән. Аның үлгәненә 11 ел гына әле. Хәзер тормышлар яхшы. Тик 9 май минем өчен авыр бәйрәм ул. Күңелдәген берничек тә аңлата алмыйм. Әти кадер-хөрмәт күрмәде, әни бер ялгызы безне күтәрде, аңа льготалар булмады. Дөньяның шундый гаделсезлекләре бар инде. Кемгәдер түлиләр, син читтә карап каласың… Әтинең энесе Фатыйх абыйның фронтта маңгай арасында пуля ярчыгы кергән. Ул да озак яшәмәде – 1953 елда үлде. Аның да ике баласы калды. Урыннары җәннәттә булсын, авылга кайтып, каберләрен карап торабыз”.

Түбән Камада яшәүче Нәзифә апа Хәкимованың әтисе Фәтхулла абый Җиңү язын Мәскәүдәге  госпитальдә каршылаган. Гомер буе җилкәсендә пуля ярчыгы йөрткән, 77 яшендә вафат булган. “Әтинең рухына дога кылам. Әтиләрнең күргәннәрен белеп тә бетермибез. Алар сөйләгәндә тыңларга вакытыбыз булмаган. Яшь чакта якыннарыбыз мәңге яшәр кебек тоела. Югалткач, йөрәктә үкенечләр яңара. Догаларыбыз барып ирешсен инде!”

Фәния Арсланова


Фикер өстәү