«Үзең кайтмагач, синең бу хатларың миңа нәрсәгә?!»

Язмыш аларны фронттагылардан ким сынамый. Яшәү өчен көрәш дигәнең дә, тормыш көтү дигәнең дә кайвакыт миналар кырында йөрүдән ким булмый. Баш очында пулялар сызгырмаса да, үзләренең генә түгел, аларга карап торган сабыйларның, өлкәннәрнең, малкайларның, хәтта җирнең язмышы кыл өстендә калган чаклар күп була. Сыгылып төшәрдәй чакларда да сынатмаган ул чор апаларының, иртә олыгайган балаларның ныклыгына, үҗәтлегенә хәйраннар кала торган.

Беренче язмыш.

«Берәүнең алты тавыгы да юк бит. Сезне ничекләр кеше итим?!»

Үзе инде унынчы дистәне вакласа да, тормыш юлындагы бик күп хатирәләр тоныкланса да, әтиләре үлү турында хәбәр алгач, әнисенең йөрәк өзгеч тавыш белән, сыкрап әйткән: «Берәүнең бүгенге көндә алты тавыгы да юк бит. Сезне ничекләр кеше итим?!» – дигән сүзләре бүген дә колагында яңгыраган күк Әлфинур апаның.

– Әтиебез Ленинград фронтында һәлак булды. Без әнигә 6 бала калдык. Әнинең: «Сезне ничекләр кеше итим?!» – дип өзгәләнгән чаклары әле аннан соң да күп булды, – дип искә ала бүген Балтач районының Нормабаш авылында яшәүче Әлфинур апа Зарипова. – Ятимлек ачысын, тормышның авырлыгын кечкенәдән күрдек шул, өлкән бала булгач, колхозда нинди авыр ирләр эше бар, «Сезнең өйдән башка барыр кеше юк», – дип, мине шунда куштылар. Утынын да кистек, бүрәнә­сен дә төядек, сукага да чыгарга туры килде. Сугыш вакытында Куныр, Арча, Мөндеш якларына барып эшләдек, Лаешка урман кисәргә дә бардык. Лаеш урманында юан-юан агачларны егып, бүрәнәгә һәм утынга турар өчен 3 метрлы озынлыктагы «Победа» исемле кул пычкысы би­рәләр иде. Пычкының бер башына бишәр кеше килеп ябышып тарта идек. Норма куелган, үтәргә һәм тиешле вакытка бетерергә кирәк иде. Үзебез ач, өстә юньле кием юк. Япь-яшь кызлар идек бит, ни хәлләр чыдадык икән дип, хәзер шаклар катам. Ул елларда күргәннәр гомер буе онытырлык булмады, йоклый алмый яткан төннәрдә бигрәк тә бөтенесе искә төшеп, үзәкне өзә.

Икенче язмыш.

«Сабыйлык рәхәте күрмәдек…»

Чутай авылында яшәүче тыл ветераны Фатыйма апа Салиховага да шактый сикәлтәле тормыш юлы үтәргә туры килгән.

– Без күргәннәрне сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел, – ди ул. – Гаиләдә дүрт бала идек, башта әтиебез үлде, аннан нәнә (әни) авырып, безне шыр ятим калдырып китеп барды… Шул елны сугыш башланды. Ул вакытта миңа унөч яшь тә тулмаган иде. Башкасын әйтмим дә, яшәргә өебез дә юк иде. Колхоз йортында яшәдек. Безне жәлләүче дә, безнең турыда кайгыртучы да булмады. Үз көнебезне үзебез күрергә өйрәндек. Сугыш елларында җәяүләп Шәмәрдәнгә орлык алып кайтырга җибәрәләр иде. Язгы салкын пычрак, аякта тишек чабата, өстә иске бишмәт… Авыр капчыклар салынган чана сөйрәп, Чутай – Шәмәрдән арасын ничәшәр кат ураганбыздыр (Чутай – Киров өлкәсе Малмыж шәһәренә бик якын авыл, Шәмәрдән Саба районына керә. Ара ераклыгын чамалап була… – Авт.). Аннан соң авылдан унлап кешене, арада безнең кебек яшүсмер балалар да бар, Свердлауга урман кисәргә, агач төбе чыгарырга эшкә алып киттеләр. Хәлебез юк, ашарга граммлап кына үлчәп бирәләр. Инде шушында үлеп калабыз бугай дип куркып беткәч, бер ел эшләгәч, кайтарып җибәрделәр. Аннан кайткач, колхозга эшкә кердем. Мин фермага килгәндә
36 сыер бар иде. Алары да хәлсез, ферманың бер башыннан икенче башына барып җиткәнче сөрлегеп егылалар, ашатырга юк. Ачлыктан күбенә башладылар. Аптырагач, сугыш чорында сыерларга сарык фермасының түбә са­лам­на­рын сүтеп ашаттык. Сугыш беткәч тә, фермада бөтенесе 25 ел сыер саудым. Әле сугыштан соң да тиз генә тормышлар әйбәтләнмәде. Бер фермада
4 кеше эшләдек. Үзебез елгадан чиләк-көянтә белән су ташып, сыерларны ашатабыз, җыештырабыз, кул белән савабыз… Яшьтән шулай газаплансак та, Аллаһка шөкер, сәламәтлегемнән зарланмадым. Пенсиягә чыккач та, бригадада төрле эшләргә йөрдем әле. Сүз тыңлый дип, алар чакыра торды, мин карышмадым. Алай да бер елны, 70 яшем тулгач, бригадир урып-җыю чорында амбарга эшкә чакыра кергәч, «Энем, пенсиягә ничә яшьтән чыгаралар ул хәзер?» – дип сорадым. «Хатын-кызлар 55 яшьтән чыга», – ди бу. «Миңа 70 яшь тулды бит инде, барырга оят, анда иң карты мин», – дигәч, башка чакырмадылар… Мең шөкер, авыр­лыклар яшь вакытка туры килде, алар үтеп китте инде, хәзерге көнебез бик рәхәт. Сөенә-сөенә яши торган…

Өченче язмыш.

«Фәүзия исән кайтмас…»

Курамьял авылында гомер кичерүче Фәүзия апа Габделхаликова да – 11 яшендә әтисез калып, аннан соң башланган сугыш авырлыкларын ябык иңнәрендә татыган өлкәннәрнең берсе. Ятимлек, ачлык, хәерчелек янәшәсенә авыр хезмәт тә килеп кушыла. Гаиләләрендә ир заты булмагач, үзеннән шактый өлкәннәр белән иң авыр эшләрдә эшләргә туры килә аңа. Әнисенә терәк-таяныч булу дигән теләк аңа бик күпләр сокланырлык көч-куәт өсти. Мин – кыз бала, дип тормый, ат та җиккән, урман кискән, ашлык ташыган, окоп казыган, үгез белән басу сөргән. Санап чыкканда бер юлга сыйган шушы хезмәтләр, еллар буе, берсенә-берсе ялганып, әле юньләп ныгырга да өлгермәгән буыннарны нык талкыган. Күрәсең, шулай чыныктырган да. Юкса күпләр янына якын килергә куркып торган, бик тә усал Совразка кушаматлы айгырны да санлата алыр идемени?! Аның белән эшкә чыгып киткән саен: «Фәүзия исән кайтмас, үләр», – дип куркып көткәннәр. Ә ул, берни булмагандай, эшен үтәп, атын да имгәтмичә, үзе дә исән-сау кайтып, барысын сокландыра килгән…

Дүртенче язмыш.

«Хатларың миңа нәрсәгә?!»

Авыр эшкә, ачлыкка… – барысына түзә ул чор хатыннары, кызлары. Аларны әле өмет яшәтә. Менә сугыш бетәр, ир-егетләр кайтыр, тормыш үзгәрер, диләр. Сугыш бетеп, исәннәр яу кырыннан кайта башлагач, инде өметләре киселгән, якыннары яуда ятып калганнарга бик тә авыр була. Галиябану әбием дә шундый кичерешләр өермәсендә бабаемнан килгән бөтен хатларны сандык төбеннән ала да: «Үзең кайтмагач, синең бу хатларың миңа нәрсәгә?!» – дип, янган мичкә ата. Иии, үкенә үзе соңыннан. Нибары дүрт- биш хаты сандык почмагында исән кала (кызганычка, алары да бүген сакланмаган). Шушы бер җөмләгә сугыш толларының ачы язмышы да, аннан соң гомеренең соңгы көннәренә кадәр озата барачак җан әрнүе дә сыйган, миңа калса…

Язмышлар диген…

Гөлсинә Хәбибуллина, Балтач

Фото бизәү өчен генә бирелде. Чыганак: mammamia.blog


Фикер өстәү