Татарстанда тәүлек эчендә 85 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Бүген Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы расланды.

38 кеше хастаханәгә салынган, 47 кеше өйдә дәвалана (җиңел яки симптомсыз форма).

4 очрак читтән кертелгән, 81 очрак — авырулар белән элемтәдә булганнар.

География:
Казан — 34;
Яр Чаллы — 25;
Аксубай — 1;
Алексеевски — 1;
Әлки — 1;
Әлмәт — 1;
Арча — 1;
Буа — 1;
Биектау — 2;
Чүпрәле — 1;
Алабуга — 2;
Яшел Үзән — 1;
Менделеевски — 1;
Түбән Кама — 11;
Сарман — 1;
Тукай — 1;

10 майга авыруның 1671 очрагы теркәлгән.
Терелүчеләрнең саны — 447 (+107).


Фикер өстәү