Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларны аларның ишегалларында тәбрикләделәр

Кичә Татарстанның яшьләр оешмалары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, анда катнашучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп «Ишегалды белән җырлыйк» концертын уздырдылар. Концертта төбәк мәдәният эшлеклеләре, музыка һәм бию коллективлары катнашты.

Татарстан башкаласының ишегалларының берсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче ранг капитаны Рөстәм Хәбибуллинны котладылар, дип яза Татар-информ.

«Бүген искиткеч һәм бөек көн — Җиңү көне. Дөньяда барган хәлләргә карамастан, без ветераннарыбыз өчен бәйрәм оештырабыз һәм сезгә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен тагын бер кат рәхмәт әйтү мөмкинлеге бар. Белгәнегезчә, барлык зур бәйрәм чаралары гамәлдән чыгарылган, әмма безнең һәр ветеранга һәм һәр ишегалдында бәйрәм ясау мөмкинлеге бар», — диде ТР Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Анна Захматова. Ул мондый концертлар бөтен республика буенча уза, ә аларның төп нәтиҗәсе-ветераннар йөзендә елмаю һәм шатлык, дип өстәде.

 


Фикер өстәү