«Ватаным Татарстан» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләүче  «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән

Мөдәррис Мостафин матбугатта 1941 елда, Ватан сугышы башланган чорда, сугышның беренче көннәрендә эшли башлый.

Егетнең Чистай медицина рабфагын тәмамлап кайткан, институтка барам, дип хыялланып йөргән көннәре. Бервакыт өйләренә күршедә генә яшәүче Габдулла абый белән район газетасы – «Күмәк хуҗалык» мөхәррире Һади абый Кадыйров килеп керә. Редакциянең барлык хезмәткәрләре дә сугышка киткән, Мөдәррисне эшкә чакыралар. Сөйләшә-сөйләшә аңлашкач, риза була егет. «Сугыш беткәч укырсың», – дип, Габдулла абый күңелен юатып та куя әле. Аңа әдәби хезмәткәр вазифасын тапшыралар.

Аның матбугатка кереп китүе әнә шуннан башлана һәм гомерлеккә юлдашы була. Эшли-эшли, яза-яза барысына да өйрәнә. Тормыш нык үзгәрә, авырая, колхоз-совхозларда барлык авыл хуҗалыгы эшләре, шул исәптән игеннәрне урып-җыю хатын-кызлар, олы яшьтәге агайлар, эшкә ярак­лы балалар җилкәсенә төшә.

Газета чыга, вакыт уза, дөнья үзгәрә тора. Политотдел начальнигы вазифасын калдырып, Габдулла абый, утызынчы еллардан бирле матбугатта эшләгән Һади абый Кадыйров та фронтка китеп бара. 1943 ел башында Мөдәррис Мостафинны комсомол райком секретаре итеп сайлыйлар. Әмма яратып башкарган газета эше һаман үзенә тарта. Шул ук елның ноябрь ахырында аны «Кызыл Татарстан» газетасының Әлмәт төбәгендәге корреспонденты итеп билгелиләр. 1944 – 1945 елларда партия өлкә комитетының раславы нигезендә Лаеш районы газеталарының редакторы, мөхәррире булып эшли. Газетаның татар телендәгесен яңабаштан оештыра. Шуннан Югары партия мәктәбенә укырга китә. Аны тәмамлагач, республика матбугатының төрле органнарында төрле вазифаларда эшли.

Пенсиягә китү алдыннан егерме ел рәттән «Ватаным Татарстан» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Сугыш елларындагы хезмәтен зурлап, аны «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләклиләр. Медальнең таныклыгында «Бөек Ватан сугышы чорындагы намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен» дип язылган. Ул бу медальне кадерле истәлек итеп саклый.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү