Сугыш чоры кайтавазы укучыларыбыз ХАТЛАРЫНДА

Лаеш районы хәрби комиссариатыннан сугышның беренче көннәрендә үк фронтка җибәрелгән Зариф Насыйбуллин хаты. Хәерби авылында заманында механизатор булып эшләгән бу дүрт бала атасының гаиләсенә барлыгы дүрт хаты килә, бишенчесе һәлак булганлыгы турында хәбәр була.

5 август, 1941 ел.

 

«Сезки гыйззәтле булып торучы хатыным Җәмиләгә, газиз балаларыма бик сагынычлы сәлам, шулай ук Мөнирәгә, Гос­манга, Рәисәгә, Әсхәткә күп сәлам. Шулай ук әти-әнигә, Таифә апага, барча туганнарга, күршеләргә күп сәлам. Сәлам соңында сәламәт яшәвегезне теләп калам.

Үзебез хәзер райондашлар һәм авылдашлар белән бергә юлда барабыз. Озакламый Мәскәүгә җитәбез. Ленинградка җибәрерләрдер,  ахры. Сугышның нәкъ күзенә барабыз, Ходай хәерле кылсын. Беренче көнне үк төнлә чәчләребезне алып, киемнәр бирделәр, мунча керттеләр. Ул көндә утырып торырга да вакыт булмады, аягүрә, тегендә-монда чабып үткәрдек. Төнге сәгать 12ләрдә машиналарга төялеп чыгып киттек. Сәгать 9ларда поездга төялеп,  юлыбызны дәвам иттек. Ашарга сохари бирәләр.

Станцияләрдә халык күп, тыгыз. Эвакуацияләнеп күчеп кайтучы хатын-кызлар, бала-чагалар белән тулы эшелоннарның иге-чиге юк. Балаларны саклый күр инде, Җәмилә. Исән булсак, бер кайтырбыз. Урнашкач, буш ара булса, хат язармын. Барып җитүгә үк сугыш эченә үк илтеп тыкмас алар.

 

Машиналарда барганда

Яшь алды күзебезне,

Туган-үскән илгә кайтып, 

Сезне кабат күрербезме?

Ярый, хушыгыз, исән-сау яшәгез. Сәлам белән Зариф».

 

«Әти» дигән сүзне белмәдек

Сугыш бетү хәбәре әниләргә, әтисез калган ятимнәргә зур сөенеч белән бергә мәңгелек көенеч тә алып килде.  Сөендек, чөнки барлык кыенлыклар да артта калып, матур киләчәккә өметләр уянган вакыт бит ул. Ләкин, тыныч көннәр килсә дә,  авырлыклар бетмәде. Тол әниләр, аларның ятим балалары моны аеруча читен кичерде.

Әтиебезнең 1945 елның гыйнварында Польшаны азат иткәндә һәлак булуы турында «кара кәгазь» алып, әни ятим өч сабыен кочаклап калды.  Без әле,  кечкенә булгач, бу афәтнең никадәр зур икәнен аңламаган да булганбыз. Шул  еллар искә төшкәндә,  әниләр ничек түзгән икән, Ходай Тәгалә аларга нинди сабырлыклар бирде икән, дип гаҗәпләнмәгән көн юк. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр таякка эшләп йөргән еллар бит ул. Өстәвенә  малың бармы-юкмы, ит-сөт, йомырка налогларын түләү мәҗбүри, заемына да көчләп яздыралар. Әниләрне без бары тик җәй айларында төнге якта гына күрә алдык, алар көн буе кырда, язын сабан сөрү, икмәк чәчү, чүп утау, икмәкләр өлгергәч,  урак белән урып көлтә бәйләү алар өстендә булды. Урак уру нормасы көнгә 500 көлтә бәйләү, аны үти алмасаң, бирелә торган 200 грамм оннан мәхрүм каласың. Урак урганда әниләрнең куллары суелып, канап чыга, алар кулларын солидол белән бәйләп ятып, иртәнгә хәл алып,  тагын эшкә чыгып китәләр. Ә кышын барлы-юклы кием киеп, шул урылган икмәкне кырда, кар өстендә молотилкада язга кадәр суктырып, аяк-кулларын өшетеп кайтып, елый-елый мич башларында ятар иде. Ит-май налогларын түли алмагач, бер елны кыш көнендә (1946 ел иде, ахры) сыерны суйдырып, хөкүмәткә тапшырганыннан калганын үзебезгә ашарга дип куйган иде. Төнлә әни эштә вакытта ул ит кисәкләрен карак­лар алып чыгып китте. Аларның өй алдында йөргәнен сизеп ятсак та, куркып,  тын да алмыйча яттык. Әни кайткач:

– И балалар, ятим сабыйлар ризыгына кызыккан өчен, аларга Ходай Тәгаләнең каргышы төшеп, кул-аяклары тартышып ятарлар әле, ярый торып чыкмагансыз, сезнең үзегезне дә харап иткән булырлар иде, – дип, безгә бер авыр сүз дә әйтмәде.

Әниләр, эшләре авыр булса да, бушка эшлиләр, эшләгәннәре өчен хезмәт көне язалар. Хезмәт көне минимумы, колхоз уставы нигезендә – елга 360 көн, аны тутыра алмасаң,  утыртып та куярга мөмкиннәр. Төп ризык – бәрәңге, ул да язга кадәр җитми иде, шунлыктан әниләр көз көне басудан алабута орлыгы җыеп, шуны тегермәндә тарттырып, кыш көне ипи пешерәләр иде.

Алабута ипие авызга алмаслык ачы булса да, ач корсакны тутырырга ярый иде. Язга чыккач, колхозның бәрәңге җиреннән, яланаяк салкын сазга батып, өшегән бәрәңге җыеп алып кайтып, мичтә пәрәмәч итеп ашыйбыз, ул пәрәмәч кәлҗемә дип атала иде, аның җыры да бар иде:

И кәлҗемә-кәлҗемә,

Мичләремдә катмыйсың.

Күпме генә ашасам да,

Йөрәгемә ятмыйсың.

Җәй көне инде ашарга табыла. Урам буйларында, бакча артларында үскән кычыткан, алабутадан әниләр аш дигән әйбер пешерәләр, ләкин бар халыкның да ризыгы шул булгач, кычытканнарны да табу авырлаша иде. Шул витаминнар коткарып калгандыр инде безне. Минем тормыш иптәшем Мәдинә дә,  2 яшендә ике кечкенә абыйсы белән ятим калып, шул ук михнәтләрне күреп үсә.

Күршебездә яшәүче Дания ханым да  ятимлек ачысын нык күргән, аңа да быел 80 яшь тула. Әтисе 1943 елда сугышта һәлак була, әнисе 3 бала белән тол кала. Иң зур сабыйга – 7 яшь, кечкенәсенә 1 генә яшь була. Мәктәп өчен урманда утын кискәндә әнисен агач басып үтерә. Ятим калган 3 сабыйны  балалар йортына озаталар. Үткәннәре хакында  Дания ханым еламыйча сөйли дә алмый.

Без, сугыш чоры ятимнәре, кайгы-хәсрәтләрне күп кичердек,  түзәргә дә өйрәндек. Шунлыктан  хөкүмәттән ярдәм дә сорамыйбыз,  өмет тә итмибез. Ә шулай да гомер буе әтисез, кимсенеп, михнәт күреп яшәгән буынга инде бу дөньяда озак та яшисе калмагандыр. Бакыйлыкка күчкәндә язмышларына рәнҗеп китмәсеннәр иде диясе килә.

Индус Фазлыев. Азнакай районы

 

Йолдызчык искә төшерде

Кинәт кенә өй кәрнизенә җайлап-кадерләп куелган, кул йөзе зурлыгында калайдан кисеп ясалган, инде тутык төсенә кергән йолдызчык үзенә җәлеп итте. Югыйсә  ничә еллардан бирле күз алдында тора инде ул. Әле ярый иске каралты-капканы сүткәндә кадаклап беркетелгән шул йолдызчыкны алып куярга баш җиткән. Югалмаган. Бу бит гади генә йолдызчык түгел,  күп хатирәләрне күңелдә кабат-кабат яңарта ул.

Моннан шактый еллар элек булды бу хәл. Җиңү яулап кайт­кан бабамның бик хәлле,  матур вакыты. Пионерлар, сугыш һәм хезмәт ветеранын хөрмәтләп,  искерә төшкән агач капканың иң түренә шушы гади калай йолдызчыкны кадаклап куйганнар  иде. Кичләрен бабам белән капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган чакларда  баганадан төшкән ут яктысында тонык кына ялтырап чагыла иде ул. Бабама да, шул йолдызчыкка карауга, күңеле белән уйга бирелеп, фронт истәлекләрен сөйләргә сәбәп була. Ничек хәтеренә төшермичә түзсен: таза егет чакларында эшли-эшли Владивостокка кадәр барып җиткән, ләкин барыбер туган авылы Сәпәй үзенә тартып кайтарган. Тартып кайтарган да, атлар көтеп йөргән җиреннән, Сабантуйны да бәйрәм итә алмыйча, бер төркем замандашлары белән сугышка китеп барган. Дәһшәтле яу астында Днепр елгасын кичүләрен, Ленинград блокадасында каты яраланып госпитальдә ятуларын да, коймага беркетелгән йолдызчыкка карап-карап алып, талгын гына хикәя итә…

Менә шул йолдызчык бит ул. Гүя ки алтын йолдыз – тутык баскан төсе дә күз уңына эләкми, бик тә затлы металлдан коелган кебек. Берлинга кадәр Җиңү юлы үтеп, Башкомандующийның Рәхмәт хаты һәм орден-медальләргә лаек булган бабамның олы бер истәлеген, аның якты образын яктыртып балкый иде ул йолдызчык. Мин аны гомерем буе бик кадерле ядкарь итеп саклармын, ахры.  Саклармын гына түгел, балаларым-оныкларыма да тапшырып калдырырмын!

Әсгать Сәгытдинов, ветеран-журналист.

Азнакай районы

 

 

Кырык ел эзләдем

…1987 елның җәендә Ясәви моңарчы телгә-сүзгә кермәгән яңа ягы белән мәгълүм булды, бөтен Актаныш гөр итеп алды. «Ясәвине фронтташ дусты эзләп тапкан, Ясәви аны үлемнән коткарган, авыр яралы хәлдә дошман тылыннан алып чыккан икән», – дигән хәбәр яшен тизлеге белән тарала. Бу болай була: Ясәви Хөсәенович көннәрдән бер көнне Татарстан радиосы аша үз колхозының терлекчелек тармагындагы уңышлары турында сөйли. Бу тапшыруны Башкортстанның Дәүләки районы, Имай-Карамалы авылыннан Шәйдулла Солтанаев та тыңлый. Әмма ул тапшыруның ахырын гына ишетә, шулай да Актаныш, Татарстанның атказанган зоотехнигы Хөсәенов дигән сүзләр күңелендә уелып кала. «Бу мин кырык ел буе эзли торган татар егете түгелме?» – дигән уй Шәйдулла йөрәгендә ут булып кабына. Ул тиз генә партиянең Актаныш райкомына хат җибәрә. Бу хатны Ясәви Хөсәеновка тапшыралар.

Дәфтәр битенә язылып, дүрткә бөкләнгән хатны кулына алуга, нык дулкынланудан Ясәвинең тәне эсселе-суыклы булып китә. «Шулмы? Шулмы?» Әйе, шул, нәкъ үзе, Ясәви югалткан башкорт егете. Хатка күз йөгертеп чыгуга,  Ясәви Хөсәенович тирән уйга чума, узган сугыш еллары, фронтта кичергәннәре бер-бер артлы күз алдыннан уза…

Сугыш башланганда Ясәви Киев шәһәрендә һөнәр училищесында укый. Сугышның дәһшәтен башлап шунда күрә ул. Халык ополчениесенә язылып, окоплар казуда катнаша һәм,  гаскәр белән бергә Ростовка хәтле чигенеп, шунда яралана. Бу вакытта аңа 16 яшь була. Госпитальдән соң Ясәви яңадан хәрәкәттәге армия сафында, сугышның иң «кайнар нокта»сында – Сталинградта. Бер һөҗүм вакытында мина кырына эләгеп, ул тагын каты яралана. Тагын госпиталь. Терелгәч, радист-элемтәче буларак, аны Төньяк флотка җибәрәләр. Биредә ул Карелия фронтының 63 нче бригадасы составында десантчы-диңгезче  булып хезмәт итә, снайперлыкка да укый, еш кына дошман тылына «тел» алып кайтырга йөри.

1943 елның ноябрь аенда Финляндия чигендә була бу хәл. Алар, җиде кеше, шул исәптән отделение командиры, Башкортстан егете сержант Шәйдулла Солтанаев, Тунтури сопкасы тирәсендә урнашкан фашистлар тылына китәләр.

Төн. Караңгы. Чаңгыларда сиздерми генә шуып, билгеләнгән төбәккә килеп җиткәндә, солдатлар дошман кар астына куйган миналарга юлыгалар. Шартлау тавышын ишетеп, дошман пулеметлары дзотлардан ут ача. Безнекеләрнең бишесе үлә, Солтанаев, каты яраланып, һушыннан яза. Төн уртасында дошман җирендә Ясәви ялгызы кала. Пулеметтан атулар туктамый. Нишләргә? Ясәви, ыңгырашып ятучы Солтанаевны чаңгыларга салып, каеш белән бәйли дә кар өстеннән үзебезнекеләргә таба шуыша башлый. Шул рәвешле сигез-ун чакрым юл уза. Частька кайтып җитүгә Солтанаевка медицина ярдәме күрсәтәләр (аның корсагы һәм аягы яраланган була) һәм госпитальгә озаталар. Егетләр адреслар алыша, бер-берсен онытмаска, сугыштан соң очрашырга вәгъдә бирәләр. «Дөнья хәлен белеп булмый, сугыш беткәч, әгәр миңа кайтырга насыйп булмаса, минекеләрне эзләп тап», – дип озатып кала Ясәви якташын. Солтанаевка госпитальдән госпитальгә күп күчеп йөрергә, Ясәвигә тагын бер ел ярым сугышырга туры килә. Үкенечкә, икесе дә бер-берсенең адресларын югалталар.

Шулай итеп, кырык ел узгач, радио аша ишетеп, Солтанаев үзен үлемнән коткарган татар егетенең исем-фамилиясен исенә төшерә. Сугыштан соң очрашырга сүз куешкан якташлар, ниһаять, күрешәләр. Ясәви Хөсәенов, ул вакытта инде берничә авылны берләштереп үз тырышлыгы белән төзегән «Чишмә» колхозына җитәкчелек итә.

Гомер уза. Ясәви Хөсәенов та, күршебез Башкортстан егете Шәйдулла Солтанаев та арабызда юк инде, әмма аларның фидакарь хезмәте, Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары истә, мәңгелек хәтер булып йөрәкләрдә, шул исәптән минем дә күңелемдә саклана. Һәм бу хәтер буыннан-буынга күчә. Хәтер – мәңгелек.

Мөдәррис Мостафин

 

Йөрәк әрни

Мин бүген ялгыз яшим. Гел дога укып утырып кына булмый бит, радио тыңлыйм, телевизор карыйм, гәҗит укыштырам. Ветераннарга Җиңү хөрмәтенә – 100, 55 мең сум акча бирер­гә җыеналар. Бик нык хәтер кала. Ә безне – әти йөзе күрмәгән, бер мәртәбә «әти» дип әйтә алмаган балаларны искә алган кеше юк.

Әтием сугышка киткәндә, мин тумаганмын да. Әни 3 бала, карт әбием белән калган. Әтиемнең 1942 ел декабрендә үлгән хәбәре килгән. Без әнине рәтләп күрмәдек тә, җәйләрен эшкә киткән була, без йоклагач кайта. Ә кышларын урман кисәргә җибәрәләр. Без әби белән үстек. Күп итеп чабата үрер иде ул. Әкренләп без дә эшкә ярый башладык. Апай 4 нче сыйныфны бетерүгә фермага керде, ә абый өч ел ярым армиядә хезмәт итеп кайтты. Мин дә 8 нче сыйныфны укып бетергәч тә, фермага эшкә кердем. Төрле эшләрдә эшләп, 42 ел стаж белән пенсиягә чыктым. 10 мең 800 сум пенсия алам. Аллаһыма рәхмәтлемен әлегә сау-сәламәт булуыма. Тик менә «әти» сүзен әйтә алмыйча гомернең үтүенә йөрәк әрни.

Хәтимә Шиһапова. Мамадыш, Баскан

 

Торналар

50-60 йорттан гына торган безнең Күктәк-Мирсәет авылына да 21 кеше сугыш кырыннан кайтмый калды. Һәм менә ничә еллар, мин белә-белгәннән бирле, һәр көзне безнең авыл өстеннән кыйгач өчпочмакка тезелеп, 21 торна очып уза. Туган туфракларын, сөйгән ярларын, дәһшәтле елларда ятим калдырып киткән балаларын сагынып, юксынып кайтадыр алар. Әнә өчпочмакның уңъяк иңсәсендә арттан бишенче һәм алтынчы урында очып баручылары безнең әткәй белән иң өлкән ир туганыбыз Вәсим абый булса кирәк (сугыштан кайтмый калучыларны авыл башыннан санап килгәндә, безнең йорт – бишенче капка).

Юк, һавадагы торналарның һәрберсен үз исемнәре белән атап санарга була. Әнә арттан тәртип саклап баручы зуррак гәүдәлесе – югары очтан Әгъләметдин абзый. Аннан китеп, Хаҗиәхмәт абзый… Солтангали абзый. Исемнәрен генә кара син, нинди затлы, борынгы чын татар исемнәре… Дүртенчесе – сабый чакта миңа яшь юкә чыбыгын киртләп кисеп, сыбызгы ясап биргән безнең күрше егете – Идрисов Илһаметдин абый.

Илһам абыйны сугышка озатканда аның авылдашларга җырлаган соңгы җыры әле дә булса безнең авыл өстендә эленеп, яңгырап тора кебек. Тавыш тембрлары да, хәтта җырның сүзләре дә, бераз соңрак күрше авыл – Яңа Бүләктән үсеп чыккан мәшһүр җырчы Илһам Шакировтан һич тә аерып алгысыз иде:

Дөнья хәлен белеп булмый,

Сау булыгыз, туганнар.

…Бишенче торнаның кем икәнен инде әйткән идем. Безнең йорт турына җиткәндә, ул гомум өердән бераз арткарак калды да кычкырып сәлам бирде… Авыр сугыш елларында ялгыз әнкәй җилкәсендә өелеп калган 9 ятим баланың хәзер кайсы кайларда йөри? Иң мөкатдәс туфрак булган, ата-бабадан калган изге нигездә тормышны дәвам итү бүген кем кулында? Әмма балалар инде күптән үсеп, таралышып беткән. Кызганыч, төп нигездә берсе дә калмаган.

Минем торнам, уй-хисләргә бирелеп, матур тезелгән сафны бозарга ярамаганын искәрде бугай. Катгый дисцип­линага өйрәтелгән солдатларча иптәшләрен куып җитте дә кыйгач тигез рәттә яңадан үз урынын алды. Иркенләп очыгыз, очар күгегез якты, күңелләрегез тыныч булсын, торналар – солдатлар – шәһит җаннар. Сезне сугышка озаткач, әниләребез, апаларыбыз, «уфалла» арбасына җигелеп, ун-унбиш чакрымнан чәчүлек орлык ташып, иген иккәннәр. Үстергән икмәктән дошманга табын-сый әзерләмәделәр, куеннарында дошманны җылытмадылар. Тормышыгызны корбан итеп, сез аларның намусын саклап калдыгыз. Сез сугышка киткәч, без чөгендер яфрагыннан, хәтта бәрәңге яфрагыннан пешерелгән тәмсез яшел кысыр шулпа эчеп, арык атлар җигелгән сукаларга ябышып сөйрәлсәк тә, дошман итегеннән тибенке татымадык. Тормышыгыз бәрабәренә сез безнең горурлыкны, ватаныбызның иминлеген саклап калдыгыз. Сез тезелгән тигез матур рәттә, кызыктырып торган, мин кереп басарлык бер буш ара бар кебек. Тик беләм, ул урынга лаек булу – һәркемнең кулыннан килердәй гади эш түгел.

Фоат Вәлиев. Тукай, Күктәк-Мирсәет

 

Бу хатның авторы – гвардия капитаны Вафин Рәхимҗан Вафа улы. Адресаты – хатыны, биш бала әнисе Бибиһәдия Кәлимулла кызы. Кама Тамагы районы, Балтач авылыннан. Хатларны редак­ция­гә Нияз Вафин юллады.

Һәдия!

Менә сине сагынып хатлар язам

Ал, бәгърем, дуслык сәламен.

Менә сине сагынып хатлар язам,

Беләсеңме аның сәбәбен?

Сәбәбе шул: йөрәк яна,

Күп уйлана, әрнеп сызлана.

Тынычсызлап күңелем сине эзләп,

Төрле-төрле уйлар уйлана.

Ах! Бәгърем, сагынам сине

Минем кебек  һичкем сагынмас.

Синең белән үткән шат көннәрем,

Инде алар хәзер табылмас.

Сугыш мине синнән аерса да,

Ташласа да ерак илләргә,

Оныта алмам инде, сагынырмын,

Авыр көннәр миңа килсә дә.

Юк, бик күп еллар шулай үтсәләр дә,

Оныта алмам һаман мин сине.

Ничек онытыйм, ямьле яшь вакытны

Бергә уздырган якын дустымны.

Бергә булган көннәр күз алдымда.

Бөдрәләнгән минем күңелгә.

Онытмасаң мине, мин онытмам,

Сакланырсың минем күңелдә.

Су өсләре ничек тын булса да,

Су өстенә тасма ята алмый,

Минем күңелем бары синең өчен,

Башкаларга чәчәк ата алмый…

Инде күптән көннәребез үтә 

Икебез ике якка таралып.

Онытма, җан кисәгем, мин үлсәм дә

Дошман пулясыннан яра алып.

Безнең чәчәкләребез ул – балалар,

Мине сагынып шулай үсәрләр.

Ә ул вакыт, бәлкем, минем өстән

Таң җилләре генә исәрләр.

Һәдия, хат яз миңа, мин бит көтәм.

Күрешеп сөйләшүләр  көтелми.

 

Әтиемә хат

Сугыш безнең Әлмәт районы Габдрахман авылына да зур югалтулар алып килә. Фронтка киткән 369 кешенең 157се әйләнеп кайтмый. Күпме аналар тол, күпме балалар ятим кала!

«Әти» сүзен бер тапкыр да әйтә алмый, әти назын татый алмый үскән балалар – инде  үзләре  күптән әби-бабайлар. Шулар арасыннан Хәтимә апа Гәрәева әтисе Закир сугышка киткәч кенә дөньяга килә.  Хәтимә апа  мәңгелек ут янында ел саен  йөрәкләрне тетрәндерерлек чыгыш ясады. Аның чыгышыннан соң  күңелемдә шушы шигырь юллары туды. Хәтимә апа гына бу дөньядан китеп барды…

«Әти» сүзен бер тапкыр да

Әйтә алмый үтте гомер.

Кайтмасыңны белсәм дә мин,

Гел сине көтте күңел.

Кайларда синең эзләрең,

Кайларда тамды каның?

Кайларда калдың, әтием,

Кайларда чыкты җаның?

Үзем дә бит – әби инде.

Оныклар сөям күптән.

Безнең өчен сөенеп, син

Күзәтәсеңдер күктән.

Кайта торгандыр җаның да

Ак күбәләкләр булып.

Бакчадагы гөлләремә,

Чәчәкләремә кунып.

Кошлар булып кайтасыңдыр

Мәңгелек ут янына.

Авылдашларың күрергә,

Сәламеңне бирергә.

Җаннарыгыз тыныч булсын.

Онытмыйбыз, истә сез.

Авылыбызның иң түрендә

Саклана исемегез.

Ятимлек ачысы белән

Агылса да яшебез,

Синең батырлыгың белән

Горурланып яшибез.

Гүзәлия Галләмова.

Әлмәт, Габдрахман

 

Зарифның авылдашы Гәрәй Сафин хаты

12 сентябрь, 1942 ел.

«Безнең хәлне сорасагыз, без хәзергә сау-сәламәт, сезләрне дә сау-сәламәт дип беләбез. Мин хәзер пулеметчылар командасында, пулеметтан атарга өйрәндем. Хәзер хәрби өйрәнүләрне бетердек. Якташ һәм авылдашлардан Хәмәтгали, Зариф, Закир, Зиннәт – дүртесе дә безнең ротада. Көне-төне бер тирәдә кайнашабыз, сугышка керергә әзерләнәбез.

Көзге уңышны, бәрәңгеләрне яхшы гына итеп җыярга карагыз, киләчәктә ашарга кирәк булыр. Исән-сау кайтсак, безгә дә кирәк булыр. Авыл җирендә шундый сөйләүләр була: Герман килә, фәлән дә төгән, дип. Бер дә куркырга ярамый. Тагын әллә никадәр вакыт сугыш булса да, Герман анда барып җитәчәк түгел. Колхозда армый-талмый эшләргә карагыз, без дә монда тырышачакбыз. Зарифтан Җәмиләгә һәм барча балаларына сәлам. Без монда, Смоленск урманнарына килгәннән бирле һаман агач төбендә кунабыз. Фронтка якын торсак та, сугышларның ничек баруы безгә билгеле түгел. Кайсы кеше, Смоленск безнекеләр кулында, ди, кайсы, немецлар алган, ди. Дөрес итеп әйтүче юк. Газеталар алганыбыз юк. Сау булыгыз. Исәнлектә кайтып күрешүне теләп калам. Шуңа өметләнеп, сәлам белән Гәрәй».

Элекке Кызыл Йолдыз (хәзерге Балык Бистәсе) районының Котлы Бөкәш авылында почта начальнигы булып эшләгән Дәүләтша Хөснуллин сугыш башланып киткәндә Иваново шәһәрендә кече командирлар әзерләү курсында була. Ул сугышка шуннан китә һәм Мәскәү өчен барган сугышларда яраланып, Владимир шәһәрендәге госпитальдән хатыны Хәтимәгә һәм кызы Розага өч хат сала. Госпитальдән чыккач, кабат фронтка җибәрелә һәм 1942 елның көзендә һәлак була. Хатлары аның кызы гаиләсендә саклана.

Фото: kresttsy.ru

 

 

 


Фикер өстәү