Татарстанда коронавирус белән авыручыларга ярдәм иткән табибларга өстәмә акча түләнәчәк

Татарстанда коронавирус белән авыручыларга ярдәм итүче табибларга өстәмә акча түлиячәкләр. Россия Премьер-министры вазифаларын башкаручы Андрей Белоусов шул хактагы карарга кул куйган.

Документта Татарстанга 50 468 300 сум акча бүлеп биреләчәге турында хәбәр ителә.

Россия Хөкүмәте резерв фондыннан «Covid -19 коронавирус инфекциясе табылган гражданнарга медицина ярдәме күрсәтүдә турыдан-туры катнашкан медицина хезмәткәрләренә аеруча мөһим эшләр башкарган өчен стимуллаштыру характерындагы» түләүләр өчен төбәкләргә 9,2 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.


Фикер өстәү