Үпкә чире симезләргә яный

Гәүдә авырлыгы тиешеннән арткан кешеләр, коронавирус йоктырган очракта, реанимация бүлегенәбашкаларга караганда ешрак эләгә. Табиб-иммунолог Марина Аплетаева моның сәбәбен дә аңлатты. Аныңәйтүенчә, кагыйдә буларак, андый хасталарның башка чир­ләре дә күп була. Ә шикәр авыруы исемлекнеңбашында тора. Ко­ронавирус белән авырганда, хроник чирләр җитди өзлегүләр китереп чыгара.

Моннан тыш, симез кешеләрнең глюкозага сизгерлеге кимегән була, шуның аркасында канга кислород җитешми. Бу факторларныңCOVID-19 авыруы барышын нык катлауландыруын әйтә табибә. Чөнки өзлегүнең иң авырыүпкәләр ялкынсыну бит. Җитмәсә, симез кешенең организмында матдәләр алмашы да бик акрын бара. Андыйларның хәлен кыенлаштыручы тагын бер фактор – үпкәнеңкүләме кечерәю һәм тирән сулыш ала алмау.

Белешмә

Гәүдә авырлыгы индексы (ГАИ) болай исәпләнә: кешенеңавырлыгы аның буй озынлыгының квадратына бүленә. Мәсәлән, 80 кг/(1,6 м)² = 31,25. Бөтендөнья сәламәтлек сакл­ауоешмасы (БСО) билгеләгәнчә, ГАИ 25тән зур булса, кешедәартык авырлык, 30дан зур булса, симерү дип санала.

Әле күптән түгел генә Бөекбритания сәламәтлек сак­лау хезмәте дәигълан иткән иде: яңа инфекция йоктырып, каты авырганкешеләрнең өчтән ике өлеше артык авырлыктан интеккән. Гәүдәавырлыгы индексы (ГАИ) 40тан артык булган кешеләр өченпневмониянең аеруча куркыныч икәнлеге ачыкланган.

Үзизоляция вакытында куркынычны киметү өчен, белгеч диета тотарга яисә БСО тәкъдиме нигезендә тук­ланырга киңәш итә.

ПАНДЕМИЯ ЧОРЫНДА ТУКЛАНУ ТӘРТИБЕ

Азык-төлекне күпләп сатып алмаска, кирәген генә сайларга. Шулай итеп, азыкларга бәя артудан, күп ашаудан, ризыкнычыгарып ташлаудан, кибетләрдә кытлык барлыкка килүдәнкотылырга мөмкин.

Тиз бозыла торган азыкларны алданрак ашарга.

Ризыкны өйдә пешерергә.

Продуктларны китереп бирү хезмәтеннән файдаланыр­га.

Азыкны китергәндә, температура режимын сакларга
(5 градустан түбәнрәк яки 60тан югарырак булырга тиеш).

Порцияләрнең күләмен дөрес билгеләргә.

Продуктларны саклау кагыйдәләрен үтәргә, кулларны, кухняны, азык-төлекне чиста тотарга, 5 яки 60 градусны онытмаска.

Тозны чикләргә (көнгә иң күбе 5 г), шикәрдән тыелырга (иң күбе6 чәй кашыгы).

Май ашауны киметергә (сарыф ителгән барлык энергиянең 30 процентыннан азрак булырга тиеш).

Клетчатка җитәрлек булсын. Рационга яшелчә, җиләк-җимеш, кузаклы һәм бөртекле азыклар кертергә. Югары сортлы ак онныэре тарттырылганына алмаштырырга. Туңдырылган яшелчә, җиләк-җимеш, кипкән җимешләр, консервланган продуктлар, чикләвек, йомырка ашарга, майлылыгы аз булган сөт кулланыргамөмкин.

Сыеклыкны күбрәк эчәргә, ләкин каһвә, куе чәй, кофеинлыэнергетиклар, исерткеч белән мавыкмаска.

Табынга бергә җыелып, балаларга дөрес туклану үрнәгенкүрсәтергә.

 


Фикер өстәү