Юка куртканы ничек сайларга?

Кайчандыр спорт киеме буларак кына санала иде ул. Әммаҗитештерүчеләр һәм модельерлар «ветровка»ны көндәлек киемгәәйләндерүне хуп күрде. Хәзер, бик популярга әйләнгәнлектән, кибет яки базардагы теләсә кайсы юка куртка этикеткасында«ветровка» дип язылган сүзләрне күрергә мөмкин.

Күзләрнекамаштырган шушы күптөрлелектән үзеңә кирәклесен ничегрәксайлап алырга?  

Исеменнән күренгәнчә, кием җил-яңгырдан сакларга тиеш. Ягънианың су үткәрми торган сыйфатлы материалдан эшләнгән булуыкирәк.

«Ветровка»ны кайчандыр фәкать нейлоннан гына тегәләр иде. Әлегәчә сакланып килгән бу тукыманың бер кимчелеге бар – һавакертми. Полиэстерга карата да шундый ук сүзләрне кабатларгамөмкин. Мондый тукымалардан тегелгән курткаларның  бердәнберөстенлегеул да булса бәясенең арзанлыгы.

Хәзер күп кенә җитештерүчеләр юка куртка тегү өченмембраналы тукымадан файдалана. Заманча технологияләрбуенча эшләнгән бик сыйфатлы тукыма бу. Һава үткәрә, шул уквакытта суыграк көннәрдә тәнне җылыда тотарга ярдәм итә. Тукыма мембранасы җил-су үткәрми. Гомумән, мондый курткага иябулучыларга коеп яуган яңгырда да урамга чыгудан куркып торасыюк.

Бары тик җилдән генә саклаучы «ветровка»лар да бар. Боларынинде яңгыр яуганда киеп булмый. Мондый куртка табигыйтукымалардан: киндер, киҗе-мамык, вельвет яки йоннан эшләнә. Суыкта туңдырмый, эсседә тирләтми ул.  Ә инде гүзәл затлар өчениң мөһиме – чалбар белән генә түгел, итәк, күлмәк белән кию өчендә бик уңайлы. Нәкъ менә шундый «ветровка»ларга ихтыяҗ зур да инде.


Фикер өстәү