Татарстанда балалар бакчалары өчен абонент түләве кире кайтарылды

Татарстанда балалар бакчалары өчен түләү 12 майдан исәпләнә башлаячак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин белдерде.

Моңа кадәр, 3 апрельдә ата-аналар соравы буенча, президент Миннеханов ил җитәкчелеге игълан иткән «эшләми торган көннәр» өчен абонент түләвен бетерде.

Кайбер балалар бакчаларында балаларны педиатрдан сәламәтлек турында алынган белешмәләр белән китертергә сораганнар. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, белешмәләрне дистанцион рәвештә алып булачак. Сездән авыру-авырмауны һәм чирләүчеләр белән контактта булу-булмауны сораячаклар. Соңыннан белешмәне электрон почтага яисә мессенджерлар аша җибәрәчәкләр. Белешмәне фотога төшереп һәм сканлап та җибәрергә рөхсәт ителә.

Кайбер балалар бакчаларында, соцчелтәрләрдәге язышулар скриннарына караганда, администрация 12 майдан балаларны медицина битлекләре һәм резин перчаткаларда китертүне сораган.


Фикер өстәү