Владимир Путин: “Эшләми торган көннәр төгәлләнсә дә, эпидемия әле бетми”

Үзизоляция коронавирус инфекциясенең таралуын тоткарлау, сәламәтлек саклау тармагына әзерләнү өчен мөмкинлек бирде. Хәзер алда яңа этап – чикләүләрне киметү тора. Россия Президенты Владимир Путин коронавируска бәйле көрәш буенча видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә үткәрде.

11 майга кадәр төбәкләр үзизоляциядән акрынлап чыгу буенча план әзерләргә тиеш иде. Путин искәрткәнчә, катгый режимнан чыгу тиз булмаячак.

Алты атналык эшләми торган көннәр режимы 12 майдан тәмамлана. Гомум санитар таләпләр шул ук кала. Бөтен ил буенча массакүләм чаралар тыела. Катгый режим 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авырулары булганнар өчен дәвам итә. Төбәк башлыкларының киңәйтелгән вәкаләте сакланачак. Эпидемиологик вазгыятькә карап, чикләүләр режимыннан чыгуны һәр төбәк үзе хәл итә. 12 майдан база тармакларның – элемтә, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм төзелешнең эшчәнлеген торгызырга кирәк. Соңгы сүзне белгечләр һәм табибларга калдырабыз. Эшләми торган көннәр атнасы тәмамланса да, эпидемия әле бетмәде, диде Президент.

Киңәшмәдә ил башлыгы халыкка, бизнес вәкилләренә күрсәтеләчәк яңа төр ярдәм чараларын да яңгыратты. “Чын ярдәм тиешле кешесенә барып җиткәч кенә,  гаилә булсынмы ул, оешмамы, бер кешеме – шул очракта гына күрсәтмәләрне тиешенчә үтәлгән дип әйтергә мөмкин”, дип искәртте Путин. Сүз уңаеннан, медицина хезмәткәрләре өчен бүлеп бирелгән түләүләрне әлегә 56 төбәк кенә гамәлгә ашырган. ВладимирПутин 15 майга кадәр тиешле акчалар һәркемгә барып җитәргә тиешлеген искәртте.

БАЛАЛАРЫ БУЛГАН ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ:

3375 сумлык минималь пособие күләме 2 тапкырга артачак. Мондый пособиене эшләми торган гражданнар һәм студентлар алырга хокуклы;

3 яшькәчә һәр бала өчен 5 мең сумлык айлык түләүләр кертеләчәк;

1 июньннән 3 яшьтән башлап 16 яшькәчә һәр бала өчен 10 мең сум акча түләнәчәк. 10 мең сум акча түләү өчен гаризаны иртәгәдән дәүләт хезмәтләре порталы яки Россия Пенсия фонды бүлеге аша бирергә була;

Мохтаҗ гаиләләр июнь аеннан бер мәртәбә 33 мең сумлык (1 балага) матди ярдәмгә хокуклы.

Гомум алганда, Россиядәге 27 млн балага дәүләттән ярдәм күрсәтеләчәк.

МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕНӘ МАТДИ ЯРДӘМ ЧАРАЛАРЫ:

15 апрельдән 15 июльгәчә социаль учреждение хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр каралган.

Табибларга – ике атналык смена өчен 40 мед сум; коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә – 60 мең сум.

Коронавируслы сырхаулар белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә һәм педагогларга 25-35 мең сум күләмдә түләүләр каралган.

Кече медицина персоналына – 15 һәм 20 мең сум акча; техник персоналга – 10-15 мең сум акча каралган.

ИКЪТИСАДКА ЯРДӘМ:

1 июньнән башлап мәшгульлек өчен махсус кредит ярдәме кертеләчәк. Оешма-компания мәшгульлекне 90 процентка кадәр саклап кала алса, барлык кредитларны һәм яңаларының процентларын юк итәчәкләр. 80 процентны саклый алса, яртысын.

Хакимият коронавирус аркасында зыян күргән компанияләргә икенче квартал өчен салымны (НДСтан кала) салымнан азат итәчәк.

Үзмәшгульләр өчен 2019 елга түләнгән салымны кире кайтарачаклар. Аларга бер МРОТ күләмендә салым капиталы да каралган.

Чулпан Гарифуллина

 

фото: http://www.kremlin.ru/


Фикер өстәү