Янгын вакытында коронавирус диагнозы куелган 5 авыруның гомере өзелгән

12 май иртәсендә Санкт-Петербургта булган янгын нәтиҗәсендә коронавирустан дәваланган биш пациент һәлак булган. Мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткәнчә, авырулар үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган була.

Янгын хастаханәнең алтынчы катында «кызыл зона» реанимациясендә чыга, анда коронавируслы пациентлар урнашкан була. «Интерфакс» чыганагының сүзләренә караганда, янгынның сәбәбе — ИВЛ аппаратының ялкынлануы. Янгын мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән.


Фикер өстәү