Мишәдәге балыклар ник үлгән?

Лаеш районының Рождествено авылы янәшәсендәге Мишә елгасында балыклар күпләп үлгән.  Бу инде беренче генә очрак түгел. Күптән түгел Алабуга районында Тойма елгасындада күпләп балыклар үлүе хакында хәбәр иткән идек.  Хәзер менә Лаеш районында шул ук хәл. Балыкларга ни булган соң?

Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигыйресурслар министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Мөлековадан белештек.

– Шул авыл халкы янәшәсендә яшәүчеләр мөрәҗәгате белән без бу урынга чыктык. Бөтен җирне карадык. Балыклар үлүе  дөрес. Икенчетапкыр без монда Татарстанның биоресусрслар комитеты  һәм балыкчылык буенча федераль агентлык белән тагын беркат бардык. Суның пробасын алдык. Аның нәтиҗәләре иртәгәбилгеле булачак. Тагын  бер тапкыр судан анализ алырга барачакбыз. Үлгән балыкларның исәбен балыкчылык комитеты алды.

Татарстанның биоресусрслар комитетының су һәм биологик ресурслар бүлеге җитәкчесе Ирина Мөстәкыймова белән дә хәбәрләштек.

– Әлеге вакытта судан җыелган балыкларны ташламадык. Соңрак алар утильләштереләчәк. Судагы кислород һәм температура нормада. Токсиннар буенча анализ иртәгә генә әзер була. Без шуны көтәбез,  ди ул.


Фикер өстәү