Шәфкать туташы Филсинә Гайнетдинова: «Безнең хезмәткә игътибар артсын һәм түләү ягын да кайгыртсыннар иде»

Коронавирус пандемиясе Казандагы 18 нче хастаханә эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. 10 апрельдән ЛОР бүлегендә вакытлыча госпиталь оешты. Бүлеккә пневмония белән авыручы авыр хәлдәге хасталарны китерәләр.

Эшебез элек тә җаваплы иде. Хәзер кызыл линиядә эшлибез, махсус киемнәрдән йөрибез, саклану чаралары күбрәк күреләбашлады, ди ЛОР бүлегенең өлкән шәфкать туташы Филсинә Гайнетдинова.

Дөрес, аларны карантинга япмаганнар, өйләренә кайтып йөриләр. Анализлар алып,сәламәтлекләрен тикшереп торалар. Шөкер, йогышлы чир белән берәү дә авырмаган.Мондый заманда авырулар янында булырга курыкмыйсызмы? “Бу нинди авыру соң әле, дип уйланып тормыйбыз, аңа вакыт та юк. Без үз вазифабызда”, – ди Филсинә ханым. Госпитальгә баштарак олырак яшьтәгеләрне ташыганнар, соңгы арада яшьләр күбәйгән. Олыларның, гадәттә башка чирләре дә бар. Кайсының йөрәге авырта, тыны кысыла, шикәр чире Бу базага  сырхауларны Республика йогышлы авырулар хастаханәсеннән дә, Республика клиник хастаханәсеннән дә җибәрәләр. Алар өзлеккән, ләкин коронавирусбелән авырмый.

Хастаны табиб дәвалый дибез һәм ул эштә шәфкать туташларының да өлеше зур. Алар һәрчак авырулар янында. Көнгә берничә тапкыр температура, кан басымын үлчиләр, кемнедер кислородка тоташтыралар, система куялар, дарулар эчүне, ашатуны контрольдә тоталар… Ашау дигәннән, республикада оешкан вакытлыча госпитальләрдә аңа аеруча әһәмият бирелә. Хасталарны биш тапкыр ашаталар. “Чиргә бирешмәс өчен ашау-эчүгәүзебез дә игътибар итәбез. Су тутырылган шешә йөртәбез. Суны аз-азлап йотып, тамакны чылатып торабыз, – ди шәфкать туташы. Өйгә кайтканда душ кереп, юынып чыгабыз.  

Бүлек 40 кешегә исәпләнелгән. Биш-алты көннән хәле әйбәтләнгәч, сырхауныобсервациягә башка катка озаталар. Аннан яңа авырулар килә. Биредә хезмәт конвейр кебек: бер ишләрен аякка бастыралар, алар урынына икенчеләре өстәлеп тора. Иркенләп сулыш алырга вакыт тими. Эш графигы якын көннәрдә шулай дәвам итәр, мөгаен, чөнки чирнең иң югары ноктасына килеп җитмәдекбит әле...

Бар нәрсәгә юмор белән карарга тырышабыз. Коллектив бердәм, авыр вакыттаярдәмчел. Кеше нинди генә сынауларда да күңелен төшермәсә, үзен  караса, авырлыкка бирешми, дип уйлыйм. Башка елларда ураза тоттым, быел андый мөмкинлек юк. Аллаһы Тәгалә кичерер инде. Авыруларга булышмыйча ярамый. Үзебезгә зыян китерсәк,беркем өчен дә хәерле булмаячак, – диФилсинә апа.

Ул тумышы белән Әтнә районының Мәрҗан авылыннан. Шәфкать туташы булырга балачактан әзерләнгән дисәң дә була. Ялгыз әбиләрнең өен җыештырган, суын китергән, кибеттән кирәк-ярагын алып кайтып биргән. Мәктәп директоры Габдулла Хәкимов берсендә кызны коридорда туктата да: “Мин сине киләчәктә бары тик ак халаттан күрәм”, – ди. Аның сүзе, «амин« дигән сәгатькә туры килә.

Шәфкать туташларын икенче төрле акхалатлы фәрештәләр, дип йөртәләр. Тик фәрештә исемен йөрткәнче күпме хезмәт юлы үтәргә, тырышырга кирәк.

Шәфкать туташының эше бик авыр, аны теләсә кем башкара алмый. Безнең хезмәткә игътибар артсын, түләү ягын да кайгыртсыннар иде, ди Филсинә Гайнетдинова. – Эшемне гомер буе яраттым, китү ягын карамадым. Аллаһы Тәгалә башка яктан ярдәм итте: акчасыз тормадык, аш-сулы булдык, гаиләне алып бардык...

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан: Республикадагы 34 мең кешедән торган шәфкать туташлары сафын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. “Пациентларга күрсәткән игелегегез, ярдәмегез өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз!” – дип яза Президент Инстаграм битендә.  Без дә, барлык шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга исәнлек-саулык, авыр хезмәтләрендә сабырлык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгытелибез!

     


Фикер өстәү