Табибларга – 60 мең, кече персоналга 20 шәр мең өстәмә акча түләнәчәк

Социаль хезмәткәрләргә федераль үзәктән өстәмә түләүләр. Президент социаль хезмәткәрләргә федераль өстәмәләр түләү турында игълан итте. #МыВместе үзара ярдәм акциясендә катнашучылар белән очрашуда дәүләт башлыгына шундый үтенеч белән мөрәҗәгать ителгән иде. Шулай итеп, 15 апрельдән 15 июньгә кадәр социаль-реабилитация үзәкләре табиблары ике атналык смена өчен 40ар мең сум, ә коронавируслы сырхаулар белән турыдан-туры эшләүчеләр – 60ар мең сум күләмендә өстәмә алачак. Социаль һәм психологик хезмәткәрләргә, административ персонал һәм урта персоналга – 25 һәм 35әр мең сум   (сырхау белән турыдан-туры элемтәдә эшләгәндә күбрәк акча түләнелә), кече персоналга  – 15 һәм 20шәр мең сум, техник персоналга –10 һәм 15 мең сум өстәмә түләнеләчәк.


Фикер өстәү