Укучыбыз: «Ватаным Татарстан» ярдәме белән сулы булдык»

ВТ” журналисты ярдәме белән  авыл халык сулы булган. Безгә 4 майда Буа районы Иске Суыксу авылында яшәүче Әлфия Җамалетдиновамөрәҗәгать иткән иде. Узган ел җәй буе суга тилмергәннәрен дә әйтте. Инде быел да сулары юк икән. Авылларына “Чиста су” программасы буенчасу кертелсә дә, алар урамына барып җитмәгән.

Суны керткәндә авыл советында башка кешеэшли иде. Яңасына бу сорау белән барсаң, «бернибелмим«, дип кайтара. Районга да мөрәҗәгать итепкарадык. Әмма үзгәреш юк. Без быел да сугатилмермәбезме?, – дигән иде ул. Без ул чакта район хакимиятендәгеләр белән шалтыратып сөйләшеп, уңай җавап ишеттек. Бүген исә, Әлфия ханымнан сөенечле хәбәр алдык.

Кайчан сулы булырбыз?

– 10 майда безнең урамга да су килде. Кичке дүртләрдә бөтенләй яхшы итеп ага башлады. Шуннан бирле суга тиендек. Авылда сусыз яшәү авыр бит. Җитмәсә, бакча эшләре дә башланачак. Инде менә су сиптерә башласалар, тагын бетмәсме дип тә куркабыз. Әмма бүгенге көнгә рәхмәтебезне җиткерәбез.  “ВТ” ярдәме белән сулы булдык. Эшегездә зур уңышлар телибез, – ди Әлфия ханым.


Фикер өстәү