Түбән Кама урманында хатын-кыз мәете табылган

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә урманында хатын-кыз мәете табылган.  Фаразлар буенча, ул үз-үзенә кул салган булырга мөмкин. 

Хатын-кызга  40-45 яшь чамасы. Хәзер оперативниклар һәлак булучының шәхесен билгеләү белән шөгыльләнә. Аның өстендә соры футболка, кара-зәңгәр спорт костюмы һәм соры кроссовка булган. Әлеге кеше турында мәгълүматы булган ТүбәнКама халкының 8-937-773-97-57 яки 02 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү