Сукыр тычканнан ничек котылырга?

Йорт тирәбезне сукыр тычкан (крот) басты. Аннан ничек котылырга икән?
К.Фәйзиева, Арча.

Моннан берничә ел элек Казанда яшәүче Сәрия Шәйхетдинованың Дәрвишләре бистәсендәге бакчасы да сукыр тычкан һөҗүменә дучар булган. “Сукыр тычкан суалчан, әкәм-төкәм ярата бит ул. Бакчадагы яшелчә, җиләк-җимешкә исе китмәсә дә, әнә шуларны ауларга юл ясап, бөтен бакча җирен бозып бетерә. Моннан ике ике ел элек үземнең дә кишер, суган үскән дүрт түтәлемне ишеп әрәм итте ул. Күршемнең яңа утырткан алмагач төбен казып аткан иде. Шуннан соң агач корыды”, — дип искә алды Сәрия апа сукыр тычкан һөҗүм иткән елларны. Нинди генә ысулларны кулланып караса да, файдасы тими. Шуннан бер танышы сукыр тычкан өненә бозылган йомырка салып карарга киңәш итә аңа. “Сукыр тычкан сасы истән курка икән ул. Өннәренә бозылган йомырка салгач, бакчада аларның эзе дә калмады. Сукыр тычкан ясаган тишек-тошыкларга керосин, нашатырь, нафталин, бәвелгә манылган чүпрәк, сасыган балык салучылар да бар икән”, — ди Сәрия апа.
Сукыр тычканнарга каршы көрәш чараларының ниндие генә юк икән бүген! Тәҗрибәле бакчачылар Сәрия апа кулланган көрәш ысулыннан тыш, түбәндәге ысулларны да кулланып карарга киңәш итә:
— Сукыр тычканнарга каршы капкын куярга, өннәренә төрле химик препаратлар салырга мөмкин. Алар теләсә-кайсы эре сәүдә үзәгендә сатыла. Әмма бу ысул кешелеклелек кануннарына каршы килә.
— Көтелмәгән кунакның гомеренә зыян салмыйча гына көрәшергә ярдәм итүче чаралар да бар. Сукыр тычканны вакытлыча тоткарлый торган (соңрак хуҗа кеше аны ераккарак урынга алып барып, иреккә чыгарырга тиеш була – ред.) капкын; вибрация биреп, куркыныч тавыш чыгарып утыручы махсус җиһазлар шундыйлардан.
— Тавыш димәктән, сукыр тычканнар, дөрестән дә, кискен тавышлардан курка. Шуңа күрә алар ияләшкән урынга тимер казык кагып, өстенә судан бушаган калай савыт элеп куярга да мөмкин. Җил искән саен алар каты тавыш чыгарып, көтелмәгән кунакларны куркытып торачак.
— Бүген кибетләрдә сукыр тычканнарга каршы махсус төтен шашкалары да сатыла. Билгеле булганча, алар төтенне дә өнәми. Ләкин төтен таралып бетүгә, сукыр тычканнар кабаттан бакчагызга әйләнеп кайтырга мөмкин. Шуңа күрә бу ысулны нәтиҗәле дип әйтеп булмый.
— Сукыр тычканнар суган-сарымсак яратмый. Шуңа күрә аларны ваклап турап, корткычларның өннәренә салсаң да нәтиҗәсе булачак. Алар нәркис, бархатцы чәчәкләре үскән урынга да якын килми.
— Сукыр тычканнары хуҗалыкта эт, мәчеләр дә бик тиз юкка чыгарачак.

Динә Гыйләҗиева әзерләде

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү