Тракторчы Рәмис хаҗи: «Иген игүдән дә саваплы эш юктыр»

Узган ел Кама Тамагы районы хуҗалыклары игенчелектә әллә ни югары күрсәткечләргә ирешә алмады. Бер гектар сөрү җиренә туры килә торган техника егәрлеге, ашлама кертү күләме һәм башка эшләр буенча республикада иң артта булган районда язгы кыр эшләре ничек бара? Быел да узган елдагы хәлләр кабат­ланмас­мы? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу максатында районның берничә ху­җалыгында булып кайттык.

Бортас агрофирмасының Яңа Сала хуҗалыгы кырларында эшнең иң кайнаган чагы. Бүлекчә җитәкчесе Рәшит Гыймадиев сүзләренә караганда, хуҗалыкның язгы кыр эшләрен бу кадәр зур әзерлек белән каршылаганы булмаган. Билгеле, язның иртәрәк килергә җыенып та, бар эшләр гадәттәгечә май аена калуы да моңа тәэ­сир итми калмагандыр. Башка елларда әле ягулык-майлау материаллары, әле ашлама яисә башка кирәк-яраклар белән өзек­лек килеп чыга торган иде. Быел, шөкер, барсы да бар. Табигать шартлары да игенчеләрне рухландырып, шатландырып тора.   

Техникага килгәндә, ышанырлык та түгел. Бортас  агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Вәгыйзов әйтүенчә, иң кирәк чагында гына хуҗалыкларга 4 «МТЗ» тракторы һәм «Нью Холланд», «Ягуар» чәчү комплекслары, «Макдон» үзйөрешле ашлама сиптерү агрегаты һәм башка төр тагылма җайланмалар кайтарылган.

– Яңа Салада сигез ел җитәкче булып эшләп, үзебезгә бу кадәр игътибар сизгәнем юк иде. Эшләр өчен бөтен шартлар бар. Хезмәт хакларын да вакытында бирә башладык, – ди ул.

Сигез ел эшли дигәч тә, алай ук яшь җитәкче түгел ул. Моңарчы, 29 ел шушы авылның урта мәктәбендә хезмәт дәресләре укыткан. Хәзер әнә үз укучылары белән кыр­да мәш килә.

– Әнә күрәсезме: чәчү агрегатларында ике егет ярышып эшли. Фәрит Хәмидуллин белән Ринат Гыйльмиев. Икесе дә – укучыларым. Эшләренә «бишле» куярлык. Көн саен 60 гектардан ким чәчмиләр, – ди остаз, зур горурлык белән.

Чәчү алдынгысы Рәмис Фәйзуллин турында алдан да ишеткәнем бар иде. Дөрес­рәге, Фәйзуллиннар династиясе турында. Кайсын гына алма, гомерләре буе намуслы хезмәттә. Авылда дин сабаклары укыткан әбиләре Флера абыстай 85 яшендә дә бу эшен дәвам итә. Рәмиснең әтисе Җәүдәт ага – авылның мулласы. Лаеклы ялда булса да, ишегалды тутырып терлек-туар, кош-корт асрыйлар. 12 баш мөгезле эре терлекләре бар.

Казан авыл хуҗалыгы академиясен кызыл дипломга тәмамлаган Рәмис тә дин юлында. Берничә ел элек хаҗ кылган. Бүген ике улы да – уразада.

– Кыен түгелме? Көн саен уразада булып, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр чәчүдә эшләү җиңел түгелдер?

– Ходай ярдәме белән бер кыенлыгы да юк. Иген игүдән дә саваплы эш юктыр. Көн саен таңны кырда каршылауның сүз белән генә әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык үз хозурлыгы бар.

Ул һәр яз саен хуҗалыкның иң куәтле техникасын егәрли. Язын  чәчүдә эшләсә, җәен  терлек азыгы әзерләүдә катнаша. Урып-җыю җиткәч, ел саен чит ил комбайнына утыра. Бер үзенә алтмыш миллион сумлык техника ышанып тапшырганнар икән, сынатасы килми аның.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү