КХЛ хоккейчыларны арасында уздырылган сораштыру барышында лиганың иң хөрмәт ителгән уенчысы сайлаганнар. Тавыш бирүдә 200дән артык хоккейчы катнашкан.
Беренче урынны «Автомобилист»тан Павел Дацюк алган. Ул барлык тавышның 32 процентын җыйган. Икенче урында – «Металлургтан» Сергей Мозякин (22%). “Ак барс” капитаны Данис Зарипов исә барлык тавышның 11,5 процентына лаек булып өченче урынны алган.
Моннан тыш, лига «сезонның иң яхшы хоккейчысын да билгеләде. Бу исемгә Мәскәү «Динамо»сыннан Вадим Шипачев лаек булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat