Мәктәпләрдә тәнәфесләр бетерелергә мөмкин

Ачылгач, мәктәпләрдә гомуми тәнәфесләрне бетерергә кирәк. “Роспотребнадзор” оешмасының коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында гомуми белем бирү учреждениеләре эшен оештыру буенча тәкъдимнәрендә шулай диелә, дип хәбәр итә РИА Новости.

“Тәнәфесләр вакытында һәм саф һавада йөргәндә төрле сыйныфларда (төркемнәр) укучы балаларның үзара аралашуына юл куймаска”, – дип кисәтелә “Роспотребнадзор” документында.
Шулай ук тәнәфесләр вакытында сыйныф бүлмәләрен дезинфекцияләү таләп ителә. Моннан тыш күзәтчелек ведомствосы массакүләм чаралар үткәрмәскә һәм, мөмкинлеккә карап, сыйныфта укучылар санын киметергә киңәш итә.
Шул ук вакытта “Роспотребнадзор”, ачылыр алдыннан, мәгариф учреждениесенә, дезинфекция ясап, бик яхшылап җыештыруга күрсәтмә бирәчәк. Шулай ук бинага керүгә ишек төбендә антисептиклы дозатор урнаштыру таләп ителә.
Моңа кадәр Россия Мәгърифәт министрлыгы уку эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәр белән чыккан иде. Ведомство, аерым алганда, мәктәпләрдә укучылар, шулай ук укытучылар арасында кимендә 1,5 метр ераклык сакларга чакыра.
Сүз уңаеннан, бүгенгә илебездә коронавирус йоктырган 242 меңләп кешенең теркәлүен, 2212сенең үлүен, 48 меңнән артыграк кешенең савыгуын искәртик.


Фикер өстәү