Татарстанда бер ир сөйгәненең мәете белән ярты ел яшәгән

Чаллының ЗЯБ бистәсендә яшәүчеләр озак вакыт күршеләренең фатирыннан чыккан яман искә түзеп яши. Ләкин чыдар әмәл калмагач полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. 

Килгән хокук сакчылары фатирда 47 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен таба. Хатын-кыз чирдән интеккән була һәм узган елның октябрендә үк өйдә үлгән. Сөйгәненең вафатыннан соң  аның белән яшәүче 50 яшьлек ир-ат аның мәетен полиэтилен капчыкка төреп саклаган. Мәрхүм белән яшәгән ир-ат сөйгәне белән җирләүләрен сорап хат язып куйганын да ачыклаганнар.

 


Фикер өстәү