Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ фәннәрен сайларга рөхсәт ителә

Быел Россия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфлары укучылары, үзләре сайлап алган югары уку йортына керү өчен күпме кирәк, шуның кадәр имтихан бирү мөмкинлеге алачак. Бу хакта чәршәмбе – 13 майда мәгърифәт министры Сергей Кравцов сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Моңа кадәр ведомстводан агымдагы елда, коронавирус пандемиясе аркасында, фәкать вузларга керергә җыенучы чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен генә бердәм дәүләт имтиханнарының үткәреләчәге турында хәбәр ителгән иде.
Шул ук вакытта Кравцов укучыларга имтиханнар санын сайлап алуда чикләүләр булмаячан белдергән.
“Чыгарылыш сыйныф укучылары, рус теленнән тыш, кагыйдә буларак, күп дигәндә ике имтихан тапшыра. Быел аларга югары уку йортына керү өчен күпме кирәк, шуның кадәр имтихан тапшыру хокукы бирелә. ВУЗлар теге яки бу белгечлек буенча имтиханнар санын мөстәкыйль билгели”, – дигән Кравцов.
Моңа кадәр “Рособрнадзор”ның 2020 елда БДИ тапшыруны күчерү турында тәкъдимнәр кертүен искә төшерик. Ведомство имтиханнарны 4-25 август яки 11-31 август аралыгында тапшырырга тәкъдим итә.
Дәүләт имтиханнарын үткәрүдә ведомствоның иминлек буенча барлык таләпләре исәпкә алыначак: аудиториядә укучылар саны киметеләчәк, бүлмәләр дезинфекцияләнәчәк.


Фикер өстәү