Авылында музей төзеткән Вячеслав Данилов: «Гомер буе җыйган барлык акчам, ахыр юлга озатырга дигәннәре дә төзелешкә кереп китте »

Туган як тарихын өйрәнүче, тугызынчы дистәсен ваклаучы Вячеслав Данилов туган ягы – Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына ике зур хыялын тормышка ашыруны максат итеп куйган иде. Берсе – туган авылында Тау ягы татар керәшеннәре музее төзү, икенчесе – Бөек Ватан сугышында катнашкан бертуган апасы Ольга Данилованың исемен мәңгеләштерү максатында мәктәпкә яки бер урамга аның исемен куштыру. Апасы – авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер хатын-кыз! Җиңү көне алдыннан шалтыратып, Вячеслав абыйдан яңалыкларын белештем.

:: Хыялларыңны чынга ашыра алдыңмы, Вячеслав абый? Пандемия комачауламадымы?

– Нишлисең, ике хыялымны да тормышка ашыру шактый кыенлыклар белән бара. Һәрхәлдә, аның беренчесен юбилейга өлгерттем – музейны төзеп бетердем дип әйтә алам. Пандемия комачауламаса, аны бу көннәрдә рәсми рәвештә, тантаналы шартларда ачып та булыр иде. Инде бинасы әзер. Кирпечтән салынган, бик күркәм ике катлы музей ул. Хәзерге вакытта аның эчен җиһазлау бара. Авылдашларым бик актив катнаша: ихаталарында сакланып калган борынгы эш коралларын, ат дирбиясен, хәтта чаналарын да китерә. Кайбер мөһим эш кораллары, җыелыш залына өстәл-урындыклар җитеп бетми-бетүен. Бәлки шәһәрдә яшәүче хәллерәк якташлар булышыр әле дип өметләнәм. Экспонатлар бик күп, музей бик бай булачак. Анда җыелыш залы, борынгы көнкүреш җиһазлары бүлмәсе, Чечня, Әфган сугышы ветераннарына багышланганы да бар. Билгеле, Бөек Ватан сугышына багышланганы аеруча зур урын били. 14 метр озынлыктагы бинаның бер стенасы тулысынча шул каһарманнарыбыз хакында. Ул зур сугышта 253 авылдашыбыз катнашкан. Шулар исемлегендә ике бертуган абыем, Ольга апам да бар.

:: Чыгымнары шактый зур булгандыр?

– Якынча 5,5 миллион сумга төште. Гомер буе җыйган барлык акчам, ахыр юлга озатырга дигәннәре дә төзелешкә кереп китте. Малайларым бик булышты. Дөрес, музей салынып бетсә дә, җир документлары әле дә рәсмиләштереп бетерелмәгән. Билгеле, музей авыл уртасында урнашса, әйбәтрәк буласы иде, читтәрәк булды шул. Башта дүрт сутый, аннан тагын ике сутый җир бүлделәр. Ул да җитмәгәч, тагын икене өстәделәр. Ни гаҗәп, колхозларны таратканда миңа, шушы авылда туып үскән бит, бер гектар пай җире дә эләкмәде. Югыйсә үз заманында, колхозга кергәндә әтием 14 гектар сөрү җире, 5 гектар печәнлек, йортларын, хайваннарын да биреп, күмәк хуҗалыкны оештыруда катнашкан. Район халкы, татар керәшеннәре өчен бик әһәмиятле музей оештырсам да, бу җирне миңа, киләчәктә сатып алу шарты белән, арендага бирделәр. Ни генә булмасын, бу көннәрдә шатлыгым зур – музейны салып бетердек! Тирә-ягы койма белән әйләндереп алынган, чәчәкләр дә, агачлар да утыртылган. Хәтта кирәк чыга калса дип, суган-кишерен, берничә төп бәрәңгесен дә утыртып куйдым. Авылның уртасында булмаса да, балалар өчен бик отышлы урында, мәктәп янында гына ул. Тарих дәресләрен шушында уздырырга мөмкин.

Без бит – чын татарлар, Тау ягы татар керәшеннәре! Үз вакытында безне көчләп чукындырганнар. Сер түгел, тарихны төрлечә аңлатучылар бар. Мин туган ягым тарихы турында китаплар язып кына түгел, менә шушы музейны корып та, кайдан килеп чыкканыбызны исбатларга тырышам. Без бит – татар кешеләре! Без – горур, бердәм халык! Киләчәктә дә бердәм булып, үзебезнең куәтебезне, дәрәҗәбезне күтәрергә кирәк.

:: Мөгаен, әлеге бинаны хосусый карамакта гына калдырмыйча, Мәдәният министрлыгы балансына алып, республика музейлар системасына кертергә кирәктер?

– Әйе, бу хакта Мәдәният министрлыгы, тәгаен алганда, министр урынбасары Дамир Натфуллин белән киңәшләшә башладык. Ул килеп карап та китте, грантлар биреп булмасмы дип тә өметләндерде, тик бу җәһәттә бераз соңардык кебек…

:: Ольга апагызның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән ни дә булса эшләп булдымы?

– Укытучы булып эшләгән Ольга апам – авылыбыздан сугышта катнашкан бердәнбер хатын-кыз. Мин аның исемен авылыбызның бер урамына бирдерергә хыялланган идем. Заманында бу уңайдан байтак кеше белән сөйләшкән, хыялымны район җитәкчеләренә дә җиткергән идем. Килешкән кебек тә булганнар иде. Дөрес, авыл советы рәисе, урам исемен алыштыру читенрәк булыр, күп чыгым таләп итәр, әйдә, аның исемен мәктәпкә бирик, дип тәкъдим итте. Тик, ни гаҗәп, бу эш тә һаман сузыла, хәл ителми. Ольга Данилова исемендәге Хуҗа Хәсән авылы урта мәктәбе дигән язуны әлегәчә күрү бәхетенә ирешә алмыйбыз. Тагын бер вариант бар. Авылыбыз заманында йөз ел буе волость үзәге булган. Үзәк урам элек-электән Зур урам дип аталган. Тик хакимиятләр халыктан сорап-нитеп тормыйча аңа Үзәк урам дип исем биреп киткән. Халык бүген дә аны Зур урам дип йөртә. Шул сәбәпле, тарихи дөреслекне тергезеп, авылдашларым аны хәзер Ольга Данилова исемендәге Зур урам дип атарга тәкъдим итә. Бу җәһәттә һаман да хәрәкәт юк. Әлеге уңайдан авылдашларыбыз район хакимиятләренә дә, республика җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать юллады инде.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү