Оныгымны фатирдан ничек чыгарырга?

Оныгым бар, тик аны 10 ел инде күргәнем дә юк. Әмма ул яңа фатирымда өлешче булып санала. Минем аны фатирдан чыгарасы килә. Ул миңа беркем түгел, күргәнем дә юк ич. Фатирымны хәтта хөкүмәткә яисә мине карап торачак кешегә яздырып калдырырга да риза мин. Моны ничек тә булса хәл итәргә мөмкинме икән?

Казанның “Салават күпере” торак комплексыннан Екатерина Григорьевна, 82 яшь
“Болгар радиосы”ндагы “Нокта” тапшыруы алып баручысы, юрист Гөлназ Миньязова:
− Оныкта фатирның өлеше булгач, аны берничек тә өлешеннән азат итеп, алып-сатып булмый шул. Онык табылып, моны үз теләге белән эшләсә генә. Коммуналь түләүләрне инде фатирда кем яши, шул түли.
Юрист Рәзил Билданов:
– Сорауга җавапны ике яклап карыйм. Беренчесе: әгәр дә, оныгының фатирга өлеше аз булс һәм ул бүтән фатирда торып, бу өлешен кайгыртмаса, “собственник значительной доли” әлеге өлешне суд аша үз исеменә сатып алырга мөмкин һәм моннан соң ул бу фатирга тулысынча ия була. Аннан соң, әлеге милекне ул бу милекне тулысынча башка кеше исеменә дә яздырта алачак. Икенче вариант: әлеге фатирда оныгының өлеше булган очракта да, аны “прописка”дан төшереп булмый. Ләкин чыгу юлы бар. Мөрәҗәгать итүче ханымга үз өлешен башка кешегә бүләк яисә васыят итеп яздырырга кирәк. Шулай итеп бу фатир моннан соң бүләк иткән кеше исемендә була һәм туганнары аңа дәгъва кыла алмый.


Фикер өстәү