Игелекле эшнең иртәсе-киче юк: ничек волонтер булырга?

Яхшылык кыл да суга сал, дисәләр дә, бүгенге катлаулы вазгыятьтә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер булган кешеләр турында сөйләмичә, язмыйча булдыра алмыйбыз. Гел кешеләр арасында, үз сәламәтлекләрен дә куркыныч астына куеп, көн саен макталу түгел, «рәхмәт» сүзләре өчен эшләүче волонтерлар турында сүзебез.

Игелекле булу – кылану түгел

«Волонтеры-медики» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге волонтерлары Татарстан районнарына чыгып, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышып йөри. Күптән түгел бер төркем яшьләр, #МыВместе проекты кысасында, Яшел Үзән районындагы Нурлат авылында яшәүче Миңнуллиннар гаиләсендә кунакта булган. Бу гаиләдә 15 бала үсә. Шуларның 7се – мәктәп укучысы, 7се – студент. Кайсылары балалар йортыннан тәрбиягә алынган булса да, хәзер инде Миңнуллиннар өчен кеше баласы юк – һәркайсы кадерле. Зур гаилә – зур җаваплылык та бит әле ул. Әниләре Рәисә әйтүенчә, мондый кыен вакытта теләсә нинди ярдәм дә ярап куя. Әмма гаилә өчен хәзер иң мөһиме – барысының да бер түбә астында, бергә булуы.

Бүлек координаторы Анна Макарова әйтүенчә, Яшел Үзәндәге әлеге гаиләдә кунакта булганнан соң, күңелдә бары тик уңай хисләр генә калган. «Үз балалары янына бүтәннәрне дә сыендыручылар – чын геройлар. Аларның тормыш яратулары, көче күп», – диде ул.

Волонтер Никита Яров сүзләренчә, игелек кылганда, иң мөһиме, кешеләр елмайсын һәм бәхетле булсын өчен эшлисең. «Аз булса да ярдәмебез тия икән, бу безгә дә рәхәт», – ди егет.

Волонтерлар ишле гаиләгә ике капчык бәрәңге, бер капчык шикәр комы, он, кер юу порошогы кебек кирәк-яраклар, балалар өчен спорт җиһазы, уенчыклар алып килгән. Үзләре әйтүенчә, мондый дус-тату, бердәм гаиләне күрү сөендерә. Бу – коронавирус китереп чыгарган вазгыять аркасында гына күз буяп, игелекле булып кылану түгел, ди алар. Алга таба да мохтаҗларга булышу эше дәвам итәчәк.

«Саранлык белән очрашырга туры килә»

Кешенең төрлесе бар шул. Кайберәүләр мондый ярдәмнән  явызларча файдаланудан да оялмый. Активистларны кемнәр күз яше белән каршы алса, күрсәтелгән ярдәмне аларның вазифалары итеп кабул итүчеләр дә очрый.

«Душа России» хәрәкәте җитәкчесе Юлия Хәкимова әйтүенчә, үзизоляция режимына күчкәннән бирле алар 841 гаиләне беренчел ихтыяҗ кирәк-яраклары белән тәэмин итә алган, 32 кешегә дарулар алып биргәннәр, 9 гаиләгә фатир өчен түләүдә ярдәм күрсәтелгән. Юлия моны, активистларның гына түгел, акчалата һәм башка төр ярдәм белән булышучыларның уртак эше, ди.

Алар көн саен диярлек чыннан да мохтаҗ кешеләрдән йөзләрчә мөрәҗәгать кабул итә. Юлия сүзләренчә, ашарларына ризыгы һәм бер тиен акчасы калмаучыларга иң беренче чиратта ярдәм итәләр.

− Үзизоляция вакытында хезмәт хакы да алып, әмма шул ук вакытта волонтерлардан бушлай ярдәмгә өметләнүчеләр дә шалтырата. «Башкаларга алып киләсез бит, безгә дә бирегез», – диләр. «Ни өчен мондый май алдыгыз, без мондыйны ашамыйбыз», – дип ризасызлык белдерүчеләр дә юк түгел. Саранлык һәм оятсызлык белән дә очрашырга туры килә. «Без өйдә түгел, соңрак килегез», – дип, килеп җиткәч кенә әйтүчеләр бар. Кичә чакырып, бүген кабат мөрәҗәгать иткән адреслар да очрый. Аңламыйлар: алар янына килгәнче, дөрестән дә, кыен хәлдә, ачлы-туклы яшәгән кеше янына бара ала идек бит, – ди Юлия.

Азык-төлек сатып алу, аларны илтеп бирүдән тыш, медицина битлекләре тегеп, табиб, шәфкать туташларына да бирә әле «Душа России» волонтерлары.

Чулпан Гарифуллина

 

НИЧЕК ВОЛОНТЕР БУЛЫРГА?

Телефон номерларына шалтыратып:

+7 (843) 237-51-51,  +7 (843) 236-4-123, 063;

«мывместе2020.рф», «dobro.ru» сайтларында теркәлеп.

 

САН

Казан мэриясе мәгълүматына караганда, волонтерлар тарафыннан барлыгы    6 меңнән артык мөрәҗәгать үтәлгән.  Ярдәм итү эшендә дә шул чама волонтер катнаша. Сафлары көн саен арта бара. Үзизоляция шартларында утыручылар күбрәк азык-төлек, дару китерүне сорый.

#МыВместе проекты кысасында мохтаҗларга ярдәм итү эшенә                       109 мең 109 волонтер кушылган. «Кайнар линия»гә барлыгы 2 миллионнан артык мөрәҗәгать кабул ителгән.


Фикер өстәү