Татарстанда аккошлар күбәйгән: мәхәббәт кошы чынбарлыкта җырдагыча тугрымы?

Күптән түгел  “ВТ”ның тугры дусты Мөслим районы Күбәк авылында яшәүче Ирек Камалов безгә Иске Карамалы авылы янындагы сулыкка кайткан акошларны видеога төшереп җибәргән иде. “Моңарчы моның кадәр аккош күргәнем булмады. Аларның матурлыклары. Сулыкка ял итәргә туктаганнардыр инде”, – дигән иде.

Татарстанда аккошлар чынлап та күбәйгәнме? Бу хакта  КДУ галиме, орнитолог  Илгизәр Рәхимов белән сөйләштек.

Моннан 30 еллар элек бездә аккошлар күп иде. Шуннан соң алар кими башлады. Ун еллар инде без аларның бөтенләй азайганын күзәттек. Шөкер,  соңгы елларда арталар, – ди ул. –  Безгә бу кошлар әллә ни күп кайтмады.  Мартта кайта башлаганнар иде, аларның әле миграция вакыты. Баксаң, аккошлар  үзләре бала чыгарган җиргә кайта икән. Беркайчанда очраган беренче сулыкта калмый. Алар анда бары тик  хәл алырга туктый.

– Быел күп кеше өйдә. Үзизоляцияләү вакыты күп әйберләрне күрергә өйрәтте. Шул исәптән кошларны да. Әле менә кичә кухня тәрәзәсеннәнкарап торам. Махсус чакырган төсле, тәрәзә алдыннан бер аккош очып китте. Элек тә очкандыр инде ул. Тик без аларны хәзер күбрәк күрә башладык. Табигатькә караш үзгәрде, – ди орнитолог.

Илгизәр Рәхимов, Татарстанга кайткан аккошларны күзәтергә тырыша. Узган ел Түбән Кама районындагы “Аккош күле”ндәгеләрне, Спас районындагы аккошларны күзәтеп торган.

– Элек Казан тирәсендә аккошлар ояламый иде. Зоопарктагыларының Кабанда йөзгәнен күреп, кеше аларны кыргый дип уйлый иде. Менә соңгы елларда кыргыйлары да кайта башлады. Былтыр бер пар Кабан күленең башка ягында иде. Кеше белмәсен дип урынын да күрсәтәсе килми. Шәһәр эчендәге 39 кварталдагы сулыкка да килгән иде алар. Бер пар иде. Балалар да чыгардылар. Тик кешеләрнең кызыксынуы харап итте бугай. Этләр белән йөрүчеләр булгалады. Көзен без бу парның  ялгыз икәнен, бер генә баласын ияртеп йөзгәнен күрдек.

Ялгыз аккош дигәннән, без бит инде гел бу кошларны парлы итеп, тугры итеп күзаллап өйрәнгән. Бу хакта Илгизәр әфәнденең дә фикерен белештек.

– Аккошлар мәхәббәте җырларда гына ул. Бер генә кош та яры үлсә, парсыз тормый. Ерак араларда кайтканда, ерткыч хайваннарга очрап, яраланып бик күбе үлә. Алар озак тормый, үзенә яр таба. Кешеләр арасында яшь аермасы булса, кошлар биология законнары белән яши. Әгәр кошның үрчү мөмкинлеге бар икән, ярны башта үз тиңе арасыннан эзли. Табылмаса, яшьрәкне пар итә, – ди ул.

Аккошлар «Кызыл китап«ка кертелгән. Аларны атарга ярамый. Ауга йөрүче бер танышым белән дә сөйләшкән бар. “Барлык хайванны, кошны атам. Ә менә аккош белән ләкләккә кулым күтәрелми”, – дигән иде ул.

Әгәр бу кошларны атсаң, нинди җәза бирәләр?

Аккошларны аулау Россиядә бөтенләй тыелган. Әгәр аткансың икән, 200 мең сум күләмендә штраф түләттерергә һәм 2 елга төзәтү эшләренә хөкем итәргә яки 4 айдан 6 айга кадәр кулга алырга мөмкиннәр икән.

 

фото: pixabay.com


Фикер өстәү