Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка карата хөкем карары кырысландырылмаган, тик ул җәзасыз да калмаган

Армия хезмәте вакытында 8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев җәберләүче Руслан Мухатовка карата хөкем карарларыннан кәгәнать булуын белдергән.

Рамилнең адвокатлары ул хезмәт иткән хәрби бүлектә «бабайлык» очраклары турында элек чыгарылган хөкем карарыннан канәгать булмыйча апелляциягә биргән иделәр. Алар Руслан Мухатовка карата чыгарылган хөкем карарын катгыйлатуны кырысландыруны сорады. Тик суд карарын карарын үзгәрешсез калдырган. Руслан Нагиев Facebookта хөкем карары белән кәнәгать булуын әйткән.

2020 елның 3 мартында суд тарафыннан Руслан Мухатов гаепле дип табылды. Ул ике елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 30 мең сум штрафка тартылды.

Ә Шәмсетдиновка килгәндә, ул тагын өч ай сак астында булачак.


Фикер өстәү