Бик тәмле итеп бәрәңге боламыгы ясау ЫСУЛЫ

Боламык ясауның ние бар, бәрәңгене пешерәсең дә, сөт салып, тукмак белән изәсең, дип уйлаучылар ялгыша. Аның гаҗәеп бер серен белми, димәк, алар! Иң мөһиме – чистартылган бәрәңге кабыкларын ташламаска!

Бәрәңге пешеп чыккач, гадәттәгечә, суын саркытабыз һәм изәбез. Хәзер инде серне чишәргә вакыт: бәрәңге кабыкларын яхшылап юып, икенче кәстрүлгә салабыз да өстенә боламык өчен әзерләнгән сөтне агызабыз. Ике минут тотабыз. Сөткә бәрәңге кабыклары тәме сеңәргә тиеш. Шуннан сөтне бәрәңгегә салабыз һәм боламыкны әзерләп бетерәбез.
Болай эшләгәндә, телеңне йотарлык боламык килеп чыга!

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү