БДИ ны бүләләр: кемгә нинди өлеш тияр?

БДИны көтәкөтә укучыларның сабырлыгы бетмәсме? Майдан –июньгә, ә июньнән? Аны августка күчерергә дигән тәкъдимнәр  дә бар.Аттестатларның БДИ балларыннан башкабирелүе дә ихтимал. Әлегә аның 8 июньдә башланмаячагы билгеле.

Тугызынчылар сөенә, унберенчеләр көенә

Унберенчеләр  вакытның һаман сузылуына борчылганда, 9 нчы сыйныф укучылары өчен күңелле яңалык бар. Быел рус теле һәм математикадан имтиханнарны тапшырмау, билгеләрне аттестатка ел буе укыганга карап куюпланлаштырыла. Россия мәгърифәт министры урынбасары Виктор Басюк төбәкләр белән видеоконференциядә БДИның вакыты 8 июньнән соңракка күчереләчәген әйтте. Бу карар илдәге эпидемиологик вазгыять  һәм балалар, укытучыларның сәламәтлеген саклау таләпләренәбәйле. Сынауларның кайчан башланачагын  якын арада хәбәр итәчәкләр. Июнь ахырында узар дигән өмет бар. Аны үткәрү форматы үзгәртелергә, югары уку йортларына керергә җыенмаган укучыларга аттестатка билгеләр чирек нәтиҗәләре буенча куелырга мөмкин.

Хөкүмәт укучыларның  чирек нәтиҗәләрен БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарына (ОГЭ)  тиңләп, аны аттестат биргәндә куллану  турында карар кабул итәргә мөмкин. “Вируска каршы” төзәтмәләр пакетына керүче закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде. Төзәтмәләр COVID-19 пандемиясенә бәйле рәвештә  тәкъдим ителгән. Документ төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларына кагыла.

Вузга баручыларга гына кирәк?

–БДИ – белемгә реаль бәя бирә һәм укучыларга илнең теләсә кайсы югары уку йортларына керергә мөмкинлек тудыра торган нәтиҗәле ысул. Бүгенге вазгыятне  һәм сәламәтлекне саклау чараларын исәпкә алып, аны вузларга укырга керергә теләүче укучылар тапшырыр дип планлаштырыла, – дип белдергән РоссияМәгърифәт министры Сергей Кравцов.

Августка калмасмы?

Моңа кадәр Россия Сәламәтлек саклау министрыМихаил Мурашко “Бердәм Россия” фракциясеПрезидиумы утырышында БДИны җәй азагына яки көз башына күчерергә кирәк дип тәкъдим иткән иде.

Сынауларны  бүгенге вазгыять тә берничек тә июнь аена  билгеләргә ярамый. Әгәр эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, аны бәлки, август-сентябрь аенда уздырырга кирәктер. Нинди дә булса, төгәл көннәрне атамыйм, тик аны якындагы май һәм июнь айларында үтәрүне карарга кирәкми, – дип фикерен белдерде.

“Глобаль университетлар” берлегендәге югары уку йортлары да сынауларны вузларга укырга керүчеләргә генә калдырырга, ләкин БДИны бөтенләй гамәлдән чыгарырга ярамаганлыгын әйтте. Быел вузларга керү өчен өстәмә 11 мең урын бирелгән. Бу бигрәк тә медицина, мәгълүмат технологияләре юнәлешләренә кагыла. Вузлар исә кыска вакыт эчендә  абитуриентларны кабул итеп, укуны 1 сентябрьдә башларга әзер. Гаризаларны онлайн тапшырып булачак.

Балалар арыды инде

Әти-әниләр, укытучылар сынаулар күчерелгәндә, нәтиҗәләр начар булачак  дип фаразлый. Балалар инде сынауларга әзерләнеп,болай да арып беткән. Алар аны майиюньдә үк бирергә җыенган иде. Һавага чыкмыйча, өч ай буе өйдә әзерләнүдән файда булмаячак.

Казандагы 2 нче лицей-интернатның физика һәм астрономия фәннәре укытучысы Илдар Шакиров белдергәнчә,  бүген БДИ баллы аттестатка йогынты ясамый.

БДИ билгеләре бары ике очракта гына йогынты ясарга мөмкин. Әгәр укучы бишлегә генә укый икән, ул  рус теле һәм математика сынауларыннан 70тән ким  балл җыймаска тиеш. Шулай ук БДИны “2 ле”гә биргәндә. Мондый очраклар сирәк, укучыларның күбесе аны  кабат уңышлы тапшыра. БДИны вузларга баручылар өчен генә бирдерү  идеясе ошый миңа. Унынчы сыйныфка калучыларның  10–20 проценты югары уку йортларына барырга җыенмый. Тик сынауларны августка калдыру тәкъдиме ошамый. 11 нче сыйныф укучылары БДИга әзерләнеп болай да арый, психологик яктан да борчыла. Югыйсә, бу  стресс августка кадәр дәвам итәчәк, – ди Илдар Шакиров.

Чәршәмбе көнне Россия ректорлар берлеге утырышында Рособрнадзор башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев белдергәнчә, бүгенгә БДИ бирү көннәре әзерләнгән инде. Хөкүмәткә тагын алты вариант тәкъдим ителгән. Имтихан үткәрү көннәре август аенда түгел, ә июньнең икенче декадасында каралачак.

Имтихан кампаниясе бердәм вакытта, Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп үткәреләчәк. Аудиториядә укучылар саны кимрәк булып, зигзаг формасында утыртылачак.Биналарга дезинфекция үткәрелә, имтихан тапшыручыларның температуралары үлчәнәчәк.Төбәкләр  аны уздыру буенча тәкъдимнәр алачак.

Фикер:

Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Казан федераль университетның Психология һәм мәгариф институтының белем бирү һәм тәрбия методологиясе кафедрасы мөдире, профессор:

Бердәм дәүләт имтиханнарын барлык чыгырылыш укучылары да бирергә тиеш. Ул аларның 11 ел буе укыган белемен бәяли. Аны вузга укырга теләүчеләр, теләмәүчеләргә дип бүлү ыгы–зыгы китерәчәк. 10 нчы сыйныфка  9ны 4–5” ле билгеләренә генә тәмамлаган, вузда укырга теләге булган укучылар калырга тиеш. Бу вазгыятьтә иң яхшысы – имтиханнарны онлайн бирү. Аны мәктәп укытучылары үзләре дә  кабул итә ала. Бүгенге вазгыятьтә  9нчы сыйныфукучыларыннан имтихан алу кирәкми. Ел буе ничек укыганга карап билгене куярга була.  Төрле җәмгыять эшләрендә, олимпиада, фәнни конференцияләрдә актив катнашучылар өченөстәмә баллар билгеләргә кирәк.

Динара Корбанова, Казандагы 149 лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы :
–Балалар язмышы белән уйнарга ярамый. БДИ бирү процедурасы – болай да укучыда стресс һәм борчу тудыра. Бик яхшы укыган, акыллы укучылары, кайчак каушап, БДИны түбәнрәк баллга бирәләр. Бүгенге вазгыять тә алар – билгесезлектә, кайчан бирәсен белмиләр. Башка елны май-июнь аенда тапшырып, августта вузларга укырга кереп, ял итәләр иде. БДИны соң бирү психологик киеренкелекне арттырачак. Төгәл вакытын әйтсеннәр иде. Унынчы сыйныфка гадәттә югары уку йортларына укырга җыенучы егет-кызлар кала. Ишегалды себерергә бер генә укучы да теләми. Аларның сынауны яхшы биреп, югары белем алам, дигән максаты бар. Тик вузларда юрист, икътисадчы булырга теләүчеләр өчен бюджет урыннары аз бирелә.

Сәрия Мифтахова


БДИ ны бүләләр: кемгә нинди өлеш тияр?” язмасына фикерләр

  1. Исәнмесез. Ел буе баш күтәрми укып 11 ләр арыды инде. Хәзер имтиханны күчерергә җыеналар. Җәй дә ял итми калачаклар. Әле бит вузларга керсәләр аның беренче елы бигрәк тә психологик яктан балага авыр була. Безнең балаларның ни гаепләре бар сон? Мәктәпләрдә һәр мероприятия конкурста катнашкан уку алдынгылары бар. Мәктәпнең күпме йөген үз җилкәләрендә тарттылар алар( я конкурс я олимпиада я бизнес компания. спорт ярышлары. семинарлар) Бар җиргә аларны йөгерттеләр.

Җавап Отменить ответ