Җәмәгать урыннарында саклау чараларын кулланмаган 763 кеше җаваплылыкка тартылган

Татарстанда битлек һәм перчаткалар — саклау чаралары булмау сәбәпле, тәүлек эчендә 763 кешегә карата беркетмә төзелгән.

Бу хакта бүген онлайн-брифинг барышында ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Билгеләнгән кагыйдәләрне үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган 763 кешенең 483е-кибеткә килүчеләр. Тагын 188 кеше саклау чараларыннан башка җәмәгать транспортында тотылган. Моннан тыш, законны бозган өчен 60 вазыйфаи зат җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итте Лилия Галимова.


Фикер өстәү