Казанда “Бердәм Россия” партиясе төбәк политсоветы президиумы видеоэлемтә режимында узды

Казанда “Бердәм Россия” партиясе төбәк политсоветы президиумының Илкүләм проектларны тормышка ашыруга һәм мәгълүмат җиткерүгә ярдәм итү комиссиясе һәм муниципаль берәмлекләрдәге комиссияләрнең уртак утырышы узды.

Видеоэлемтә режимындагы чараны Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үткәрде.
Ул катлаулы хәлләргә карамастан, илкүләм проектларны тормышка ашыру эшенең тукталып калмавын, ә график буенча алып барылуын әйтте.
Татарстан төзелеш министры урынбасары Данис Вильданов исә республика шәһәрләре һәм районнарында илкүләм проектлар кысаларында төзелеп килүче объектлардагы эшләрнең барышы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, быел объектларны финанслауның гомуми күләме 15 миллиард сумнан артыграк тәшкил итә. Барлыгы 168 объектта төзелеш, реконструкция, капиталь төзекләндерү эшләре башкарылачак.
Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев сүзләренә караганда, халыкка көндәлек тормышка кагылышлы проектларның тормышка ашырылуы кирәк. Өстенлекле юнәлешләр – сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите. Акчаның иң күп өлеше нәкъ менә шушы проектларга җибәрелгән. Шул ук вакытта министр урынбасары гражданнарның бу җәһәттән тиешле дәрәҗәдә мәгълүматлы булмавына игътибарын юнәлтте. Социологик сорашып-белешү нәтиҗәләре шул хакта сөйли, диде ул.


Фикер өстәү