Әлки эшмәкәре Орхан Пашаев авылдашларына бушлай җиләк-җимешләр өләшкән

Орхан Пашаев Рамазан аенда ел саен аз керемле гаиләләргә, ялгыз әби-бабайларга 20 мең сумлык күчтәнәч өләшә. Быел да бу саваплы эшен дәвам иткән. Төрле җимешләр, мандарин, баннан һәм башка җиләк-җимешләр тутырылган пакетларны барысы да бик сөенеп кабул иткән. Барлыгы 22 кешегә өлеш чыгарган. 

Әзәрбәйҗан милләтеннән булган Орхан Базарлы Матакта чит кеше түгел, әлеге районга килеп төпләнүенә 13 ел икән инде.
–Кибетемдә нәрсә бар, пакетка шуны тутырам. Бер кешегә 10 килолап җиләк-җимеш туры килә. Рәхмәт әйтеп, сөенеп алалар. Кайбер әбиләр интернетка да яза. Үзем мөселман булсам да, әлегә ураза тотмый. Күчтәнәчләрне имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев белән бергәләп өләштек, – ди эшмәкәр.

Ирек хәзрәт Сәләхиев белдергәнчә, Рамазан аенда кылган изге гамәлләр өчен әҗер-савабы да күбрәк. Ураза вакытында гына түгел, һәр көнне авылыбыздагы ялгыз әби-бабайларга, авыруларга ярдәм итеп торсак иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү