Быел фитыр сәдакасы белән нисаб күләме күпме?

Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы карары нигезендә, зәкят түләү өчен нисаб – 280 000 сум (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр – Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) – арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучыларга ураза тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү