Коронавирус вакытында битлек һәм пирчәткәләр өчен пособие бирүне тәкъдим иткәннәр

Россия Министрлар Кабинетына яңа типтагы коронавирус пандемиясе чорында медицина битлекләре һәм пирчәткәләр сатып алуга акча бүлеп бирү тәкъдиме җибәрелгән.

Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец тәкъдиме икән бу. Аның Хөкүмәткә юлланган хатында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта илдә үзләрен индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итүгә акча җиткерә алмаган гаиләләр дә бар. “Пособие күләме, һәр төбәктә саклану чараларының уртача бәясеннән чыгып, көненә кимендә бер битлек исәбеннән, санап чыгарылырга тиеш, – дип аңлаткан Волынец. – Бу акчаны, пандемия тәмамланганчы, һәр ай саен түләргә кирәк”. Комитет башлыгы фикеренчә, кайбер чыгарма очракларда пособиене битлекләр һәм пирчәткәләрне бушлай өләшүгә алыштырырга мөмкин.
Мәгълүм булганча, коронавирус пандемиясе аркасында, бүген Россия төбәкләренең күпчелегендә, шул исәптән Татарстанда мәҗбүри төстә битлек-пирчәткә киеп йөрү режимы кертелде. Шәһәр халкы җәмәгать урыннарында һәм транспортта индивидуаль саклану чараларын киеп йөрергә тиеш, юкса аларга штраф салынырга мөмкин.
Шунысы да бар: REGNUM хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы коронавирус хөкем сөргән бер мәлдә медицина битлекләрен бушлай өләшү мөмкинлеге турында профильле министрлыклардан мәгълүматлар соратып алудан баш тарткан. Шул ук вакытта Дәүләт Думасы депутаты Валерий Рашкин (КПРФ) фикеренчә, бүген төбәкләрдә битлекләр һәм пирчәткәләр киеп йөрү зарурилыгы халык тарафынан бик авыр кабул ителә, шуңа күрә алар бушлай таратылырга тиеш. Әмма Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау буенча комитеты моңа каршы чыккан.


Фикер өстәү