Сәдака өчен көрәш яки андый хәлләр бездә дә була ала

Бер елны Ураза гаете көнне мәчеткә бардым. Халык, мәчет ишегалдына гына сыймыйча, урамда да басып тора. Мондый көннәрне мәчет тирәсенә хәер сораучылар да җыела. Уйлавымча, алар бер телем икмәккә тилмерүчеләр түгел, алар – үзләренчә, бизнесменнар, мөмкинлектән файдаланып, акча эшләп калырга омтылучылар.

Бер танышым сөйләгән искә төште. Базар тирәсендә бала күтәргән бер хатын моннан ипилек акча сораган. Бигрәк тә беркатлы инде минем танышым. Хәер сораучыга: «Хәзер, шушында көтеп тор, ипи кибетенә үзем барып киләм», – дигән. «Дайте на хлеб», – дип мескенләнеп торган хатын шуннан соң нишләгән? Дөньяда нинди начар сүз бар – шуларны әйтә-әйтә, моны сүгеп ташлаган.

Шушы хәлне искә төшереп, моңсу гына елмаеп тора идем, мәчет янына бер затлы машина килеп туктады. Затлы машинадан затлы киенгән бер абзый чыкты да кул сузып торган хатыннарга таба атлады. «Гүзәл зат»ларыбызның сафы шундук ишәйде, тыгызланды. Бай абзый кесәсеннән иллелекләр чыгарды да рәт буйлап китте. Илле тәңкә күп акча иде ул чакта. Хатыннар иелә-бөгелә рәхмәт укыйлар. Тик әлеге миһербанлы кеше сәдака өмет итүче хатыннарның шулхәтле ишле булачагын уйлап бетермәгән, ахрысы, кемгәдер акча җитми калган. Ике хатын чәр-чәр килеп талаша башлады.

– Сәдаканы миңа сузган иде бит ул, оятсыз крич! – дип кычкыра берсе.

– Әйе, сиңа сузган ди, тот менә фәләнеңне! – дип чәрелди икенчесе.

Бер-берсенең чәчләренә ябышыр дәрәҗәгә җитте болар. Халык көлешә башлады. Ярый әле, арадан ике ир-ат чыгып: «Изге урынны пычратмагыз, әнә башка җиргә барып талашыгыз!» – дип, боларны читкәрәк куып җибәрде. Ике «бизнесмен» арасындагы чәкәләшү нәрсә белән беткәндер, анысы әһәмиятле түгел. Тик беренче карашка көлке генә тоелган әлеге вакыйганы, еллар узган саен, кайта-кайта искә төшерәм. Чөнки, акча дигәннәре тормышыбызда иң әһәмиятле әйбергә, иң зур максатка әйләнеп, күзебезне, аңыбызны томалый бара кебек. Һәм бүгенге фикерләү рәвеше белән чагыштырганда мәчет тирәсендәге хатыннар фәрештәгә әйләнеп калмагайлары дип тә шикләнәм.

Күптән түгел Владимир Путин чираттагы киңәшмәсен уздырганда, табибларга, шәфкать туташларына өстәмә түләү мәсьәләсен яңадан кузгатты. Баксаң, ак халатлы дусларга җибәрелгән акча илнең кайбер төбәкләрендә һаман да үз хуҗасына барып җитә алмый икән. Президентның бармак янавы төбәк башлыкларын өркетте үзе. Әмма, араларыннан берсе: «Әйе, акча килде, Мәскәүгә, Президентыбызга рәхмәт. Тик ул акчаларның ни өчен күчерелүен соңга калып аңлаттылар», – дигән. Вәт, аклану өчен нинди көчле дәлил, ә!

Гаҗәп хәлләр күп инде бездә. Берзаман Казанда зур төзелешләр башланып, алар өчен федераль бюджеттан да, башка чыганаклардан да күп акча күчерелде. Үзе дә җитәкчелектә эшләгән абруйлы бер таныш бу уңайдан менә ниләр әйткән иде. Зур урында утырган кешеләрнең берсе янына барган да бу: «Фәлән Фәләнеч, төзелешләргә бирелгән акчаның утыз проценты урлана, кемнеңдер кесәләренә күчә», – дигән. Фәлән Фәләнеч исә: «Кайда ул, кем ул, иманын алам мин аның!» – дип өстәл сукмаган, бары тик: «Нүжәли утыз процентка җиткән инде», – дип шаккаткан имеш.

Бу хәлләр турында үземә бәйләнә алмаслык итеп язарга тырыштым. «Әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтә алмаслар шәт. «Андый хәлләр бездә була алмый», – диючеләр табылмас, чөнки, казнага кул тыгучылар турында әледән-әле рәсми рәвештә сөйли торалар. Ә мәчет тирәсендәге хәлләр исә гөнаһсыз бер мәзәк булып кына кала.

Риман Гыйлемханов

 

Фото: pixabay.ru

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү