Аючикерткәдән ничек котылырга? (Фарсил Зыятдинов киңәшләре)

Бакчаны аючикерткә басты. Утырткан бөтен әйберемне кырып бетереп бара. Аннан берәр ничек котылып буламы икән?
К. Зәйниева. Мамадыш

– Укучыбызның соравын һәвәскәр бакчачы Фарсил Зыятдиновка юлладык. Баксаң, Фарсил абыйның бакчасында да булгалаган икән бу яман корткыч. Аны бетерү өчен “Медветокс” дигән препаратны уңышлы гына кулланган ул. “Аючикерткә юлларына, инструкциясендә ничек язылган булса – шулай итеп куйдым мин ул препаратны. Юллары әллә кайдан күренеп тора – коңгыз туфракны күтәреп калдыра бит. Аннан килеп, туфракны игътибар белән казырга тырыштым: өлкән кортларны һәм личинкаларны чүпләдем. Май коңгызына охшаган алар”, – ди һәвәскәр бакчачы.
Фарсил абый коңгыздан котылуның башка юллары турыңда да сөйләп үтте. Орлыкларны ачык туфрактагы түтәлләргә чәчкәнче, йомырка кабыгын бик ваклап төеп, үсемлек мае белән болгатырга һәм катнашманы, орлыклар белән бергә, буразналарга сибәргә мөмкин икән. Шулай ук үсентене күчереп утыртканчы, чокырына йомырка кабыгын (төеп), суган кабыгын салып калдырырга була. Аючикерткә керосин, бәрхет гөл, хризантема, сарымсак исеннән дә курка. Түтәлләр кырыена шуларны утыртып калдыру әйбәт, димәк. Моннан тыш төрле шытырдавыклар, җил тегермәне кебек әйберләр дә “чакырылмаган кунаклар”ны бакчадан куып чыгаруга ярдәм итә.


Фикер өстәү