65 бройлер чебеше алган өчен субсидия тиешме?

Мин 65 бройлер чебеше сатып алган идем. Тагын 35 үрдәк алмакчы булам. Бу очракта миңа кош-кортларга бирелә торган субсидия тиешме?
Рәсимә, Кукмара

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы безгә аңлатуынча, субсидия кош-кортларның гомуми санына карап бирелә. Моның өчен документлар пакетын (сату-алу килешүе, кабул итү-тапшыру акты, накладной, касса чегы яки кошны сатып алганда төзелгән түләү турында приходной ордер) тапшырырга кирәк. Моннан тыш, субсидия тапшыру тәртибендә күрсәтелгән таләпләр үтәлергә тиеш. Моның өчен бәбкә-чебиләрне Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алырга кирәк. Кошлар бер айдан зуррак булырга тиеш түгел. Шәхси хуҗалык сатып алган кош-кортның гомуми саны 50дән 100 башка кадәр булу һәм аларны билгеле бер вакыт дәвамында (бройлерлар һәм үрдәкләр – 2 ай, казлар һәм күркәләр – 4 ай) асрау мөһим.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү