Бер алманы җидегә бүләләр: «Ана даны» медале белән бүләкләнгән Гөлназ Гайнуллинаның тәрбия алымы шундый

Апас районының Акхуҗа авылында яшәүче Гөлназ һәм Рәшит Гайнуллиннар гаиләсендә биш бала үсә. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел: ир белән хатын икесе дә ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Әле яшь чакта Рәшит Гөлназдан: ”Безнең ничә бала булыр икән?” – дип сорап куя. Гөлназ, озак уйлап тормастан: “Үзебезнең әниләр кебек бишне алып кайтачакмын”, – ди.

Ул сүз Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килә. Моннан 20 ел элек кавышалар һәм шул елны уллары Рүзәл туа, ике елдан Риназны алып кайталар. Тагын дүрт елдан Лилия, аннары Наил, өч ел элек Наилә дөньяга килә. “Кыенлыклар чыккалый, тормыш гел без теләгәнчә генә бармый, – ди Гөлназ. – Балалар сау-сәламәт, шуңа шөкер итәбез. Берсе белән дә авырып, хастаханәдә ятканым булмады. Бер-берсенә ярдәм итәләр. Әйбернең кадерен беләләр, булганны бүлешәләр”.

Ата-ананың тәрбиясе шундый: кечкенә генә әйберең бармы, бүлеш. Күңелең иркен булганда, бер алманы яки шоколадны бишкә дә, җидегә дә бүлеп була. Бүлешеп ашаган ризык тәмлерәк тә, бәрәкәтлерәк тә. Авылда яшәгәч, бәрәңге һәм башка яшелчә, җиләк-җимешне үзләре үстерәләр. Ит, сөт, майны да сатып алмыйлар. Балаларны киендерә башласаң гына акчаны кат-кат санарга туры килә. Җиткерергә кирәк ич. Өс-баш, аяк киемен берәр пар гына алсаң да, шактый акча китә. Олырак балалар җәйге чорда авыл көтүендә эшли, аннан кергән акчаны әрәм-шәрәм итмичә, үзләренә кирәк-ярак өчен тоталар икән.

– Беркемнең ярдәменә дә өметләнмибез. Балалар безнеке – аларны без карарга тиеш икәнен аңлыйбыз, – ди Гөлназ. – Тик читтән аз гына ярдәм булса да, сөенәбез. Район хакимияте, социаль ярдәм бүлеге булыша. Соңгы арада азык-төлек пакетлары китерделәр. Ул төргәкләрне бушатканда балаларның ничек куанганын белсәгез?! Алар өчен яңа ризыклар бит. Дөрес, үзем дә пешерергә яратам. Азык-төлекне беркайчан да күп итеп әзерләмим. Пешә тора, бетә тора. Балалар тук булса, мин дә тук…

Гайнуллиннар авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләргә бирелүче ипотека программасы буенча яңа йорт салып чыккан. Аңа кадәр каенана йортында дус-тату яшиләр, кечкенә сабыйларны  бергәләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Рәшит мәктәптә сак хезмәтендә эшли. Гөлназ озак еллар балалар бакчасында аш-су пешергән. Бер ел элек авыл мәдәният йортына эшкә күчкән. Колхозда терлекчелектә булышырга да вакыт таба ул. Үзе әйтмешли тик ятсаң, бернәрсәне дә китереп бирмиләр. Иртән дүрттә торалар, төнге уникеләрсез утлары сүнми. Әле менә 50 баш каз бибие алырга җыеналар. Ишегалды көтәклегендә тавыклар кыткылдаша, абзарда сарыклар йөгереп йөри. Эше барның ашы да бар шул. Иң мөһиме: йортлары бала-чага тавышына күмелгән. Ата-ана өчен шуннан да зуррак бәхет була аламы?!

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан: Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бала тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен күп бала үстерүче аналарны “Ана даны” медале белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Алар арасында Акхуҗа авылында яшәүче язмабыз герое Гөлназ Гайнуллина да бар. Әлеге күркәм гаиләне чын күңелдән сөенечле яңалык котлыйбыз!      


Фикер өстәү