Зөлфия Шакирова: «Гаилә бәхетенең 90 проценты хатын-кыздан тора»

“Бәхетле гаиләнең сере нидә?” дигән соравыма Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова ике дә уйламый шулай дип җаваплады. “Гаиләдә бар нәрсә хатын-кыздан тора. Ир кеше: “Коры җирдә пароход йөзәме?” дип сораса, хатын-кыз, йөзмәсә дә “йөзә” дияргә тиеш. Ир кеше һәрвакыт алда.

 

Хатын-кыз сабыр да булсын, юл да куя белсен. Мин һәрвакыт Җәвиткә юл куеп килдем. Ул бит – гаилә башлыгы, балаларымның атасы”, — ди Зөлфия ханым.

Озак еллар иңне-иңгә куеп гомер итүче гаиләләрне барлаганда, никтер күзалдыма иң беренчеләрдән булып Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар гаиләсе килеп басты. Гаиләдә дә, сәхнәдә дә гел бергә алар. Җәвит абыйны – Зөлфия апайдан, Зөлфия апайны Җәвит абыйдан башка күз алдына китерүе кыен. Баксаң, быел гаилә корып яши башлауларына 33 ел тулган иҗади пар яшьлек елларында ук бер казанда кайнаган икән. “Җәвит белән икебез дә Башкортстанның Чакмагыш районыннан. Без үскәндә үзешчән сәнгать бик көчле иде. Смотр концертлары куелды, безнең колхоз белән аларның колхозлары ярыша иде. Бер-беребезне шунда сәхнәләрдә күреп үстек. Студент елларында дуслык мәхәббәткә әверелде”, — дип искә алды Зөлфия ханым танышкан чакларын.

Гаиләнең нинди булырга тиешлеген кечкенәдән әни-әнисе үрнәгендә күреп үскән Зөлфия киләчәктә үз гаиләсенең дә шундый имин, бәхетле булуы турында хыяллана. Булачак тормыш иптәшенең дә әтисенә охшавын тели ул. Җәвит исә нәкъ шундый – хыялдагы егет булып чыга. “Әти кебек үк тынгысыз, иренмәс, эшкә батыр, сүзен үлчәп сөйләве белән игътибарымны җәлеп итте ул. Начар гадәтләре булмавы, хатын-кызга, өлкәннәргә  хөрмәт белән каравы да күңелемә ятты” – ди Зөлфия ханым.

Әмма бәхетле тормыш беркайчан җиңел генә бирелми. Өйләнешкәч, ике чемодан күтәреп Казанга килгән Шакировларга да шактый авырлыклар күрергә туры килә. Шигырьдәгечә, шәһәр гади авыл баласын беркайчан кочак җәеп каршы алмый. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә өченче гаилә булып яши башлый алар. Ул чорда Камал театрында эшләгән Җәвит Шакиров театрдан “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле декорациясен алып торып, шуны карават почмагына терәтеп бүлмә бүләләр.  “Бала тугач, Җәвит ике ел ярым карават астында йоклады. Фатир алгач, күченергә булышырга дип әти килде. Шунда аңа: “Әти, беләсеңме, без монда өч гаилә яшәдек”, — дидем. Шулай дигәч, әтигә йөрәк өянәге була язды. Мәскүрнең иркәләнеп кенә үскән төпчек кызы шушында ничек түзгән? “Ничек түзедең, ник кайтмадың?”, — диде әти. “Ничек Җәвитне ташлап кайтып китим ди?! Юк, менә бит, Аллаһка шөкер, фатирлы булдык”, — дидем. “Мин сине бу кадәр үк сабыр дип уйламаган идем, кызым”, — дип әтинең исе китте. Нинди генә каршылыклар, авырлыклар булса да, яныңда яраткан кешең булса, бар нәрсәгә дә түзәсең икән”, — дип искә ала хәзер ул елларны Зөлфия ханым.

Еллар белән сыналган мөнәсәбәтләрнең ныклыгын вак-төяк сүзгә килүләр белән какшатырга вакытлары, теләкләре дә юк иҗади парның. Иҗат белән бәйле кайбер сорауларда бәхәс килеп чыкса да, бер утырып чәй эчкәч, тормышлары кабат үз җаена тәгәри башлый. “Бакча эшләрендә дә гел бергә без. Хәтта кадакны да бергә кагабыз. Балалар да сезнең кебекләр миллонга бер, — ди безгә”, — дип көлә Зөлфия ханым. Бүген шушы тигез тормышларының һәр мизгеленең кадерен белеп, шөкер итеп яшәп яткан көннәре аларның. Ике ул тәрбияләп үстергән Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар хәзер инде оныклар белән мәш килә. “Һәрвакыт булганнан тәм таба белдек. Юк кына әйбергә дә сөенә идек. Хәзерге яшьләр алай түгел. Без дөньяга бер тапкыр гына киләбез. Менә шушы тормышта да талашып, юкка-барга сугышып яшәсәң, башка әйбергә бөтенләй вакыт калмаячак. Бездән бит балалар күреп үсә. Шушы коронавирус аркасында кертелгән үзизоляция дә безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау өчен биерелде. Юкса, нәрсә эшләгәнебезне, кайда сикергәнебезне белештерми дә башлаган идек бугай инде. Ходай Тәгалә барыбызны берюлы туктатты да куйды. Булганына шөкер итеп, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яшик”, — ди Зөлфия ханым. Әйтелгәннәргә кушылып, иҗади гаиләнең үзенә дә “ике бишле”лек юбилеегызны да шушындый матур уй-теләкләр белән, тигезлектә каршыларга язсын иде дип телисе килә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү