Сөннәт яман шешне куркыта?!

Ир баланы сөннәткә утырту – иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Бу эшне кайчан, кайда башкарырга? Кечкенә организмга авырлык килмәсме? Ир бала тәрбияләүче ата-ана, әлеге йоланы башкарганчы, әнә шундый сораулар белән ут йотып тора. Республика балалар клиник хас­таханәсенең балалар хи­рур­гы 

Айдар Закиров белән әнә шул хакта сөйләштек.

:: Айдар Камилевич, медицина ягыннан караганда, сөннәткә утырту нинди максат белән ясала? Ул организм өчен ни дәрәҗәдә файдалы?

– Фәнни телдә циркумцизия дип йөртелгән сөннәткә утырту йоласы җенес әгъзасының башын каплап торучы тиренең бер өлешен кисеп алудан гыйбарәт. Сөннәткә утырту – иң беренче чиратта чис­талык билгесе. Борынгы Мисырдагы фиргавен төрбәләрендә, папирусларда сакланган мәгълүматлар бу процедураның безнең эрага кадәр ике мең ярым ел элек үк нәкъ менә шул чисталык максатыннан ясалганлыгын дәлилли. Ул чорда хәрби хезмәткә алынучы һәркемне мәҗбүри рәвештә сөннәткә утыртканнар. Бу хәрбиләрнең вакытында чисталык саклап бетерә алмавын истә тотып эшләнгән. Сөннәткә утырту җенес әгъзасына инфекция эләгү аркасында төрле чирләр пәйда булу куркынычын да киметә. Күп кенә илләрдә әлеге операция җенси юл белән күчә торган ВИЧ кебек чирләр санын киметү өчен дә ясала.

:: Күп ата-аналар фикеренчә, сөннәткә никадәр иртәрәк утыртсаң, шулкадәр яхшырак. Икенче берәүләр аны малайга 5 – 7 яшь тулгач кына ясату яклы. Сез күбрәк кайсы як фикерен куәтлисез?

– Ата-аналар арасында, дөрестән дә, бала кечерәк булган саен, авыртуны азрак тоя дигән ышану бар. Чынлыкта бу күбрәк сабыйның психологик яктан җитлекмәгәнлегенә бәйле. Алар әлегә авыртудан зарлана белми, шуңа бу операцияне дә җиңелрәк уздырган кебек тоела. Зуррак бала исә, яраны үз күзләре белән күреп, аның нәрсә икәнен аңлагач, бу процедураны психологик яктан да кичерә. Шунлыктан олырак бала сөннәткә утыртуны авыррак уздырган кебек тоела. Медицинада сөннәткә ике яшьтән соң, наркоз астында гына утыртырга рөхсәт ителә. Бу очракта операция дә сыйфатлы ясала. Бала да азапланмый. Наркоз бала сәламәтлегенә зыян салыр дип тә куркасы юк. Заманча наркозлар, аеруча балаларныкы, бик сыйфатлы, җиңелчә кичерелә. Операция урынына гына ясала торган наркоз сәламәтлек өчен күпкә куркынычрак. Җенес әгъзасындагы ялкынсынудан (баланопостит) тилмергән, сидеге авыр чыккан (фимоз) балаларга сөннәткә утырту операциясе ничә яшьтә булуына карамастан ясала. Сөннәткә утырту операциясе балага ике яшь тулганчы ук ясалган очракта да ул, ким дигәндә, дүрт сәгать дәвамында, табиб күзәтүе астында булырга тиеш.

:: Сөннәтне, белгечне өйгә чакырып, йорт шартларында ясатучылар да бар бит.

– Бала сәламәтлеген, гомерен куркыныч астына куя торган адым бу. Моңа, гадәттә, баласын бик иртә сөннәткә утыртасы килгән, әмма моңа бер генә медицина оешмасыннан да ризалык ала алмаучылар ризалаша. Өйдә ясату арзанга төшә дип уйлаучылар да юк түгел. Әмма күп­медер акчаны янга калдыру өчен, бала гомерен куркыныч астына куярга кирәкме икән?

:: Баланы сөннәткә утыртырга ярамаган очраклар бармы?

– Кайчак баланың җенес әгъзасы төзелешендә тумыштан ук эчке-тышкы тайпы­лышлар була. Андый очракта сөннәткә утыртуны кичектереп торырга киңәш ителә. Тире асты май катламы артык калын булган сабыйларга да сөннәткә утыр­ту зыянга гына булачак. Бу очракта операциядән соң баланың җенес әгъзасы «май капчыгы» эчендә калырга мөмкин.

:: Сөннәткә утыртканнан соң яра озак төзәләме?

– Яра уртача ун көн эчендә төзәлеп бетә. Кайчак операциядән соң яра урынына бәйләвеч куялар. Әмма аны салдыру бик мәшәкатьле булырга мөмкин. Өстәвенә баланың болай да авырткан ярасы яңарачак. Шуңа күрә сөннәткә утырткач, бәйләвеч куймаулары хәерле. Аннан башка яра урыны бераз шешәргә мөмкин. Моннан куркырга кирәкми. Ул 3 – 5 көн дәвамында саклана. Бер айдан соң шеш тулысынча юкка чыгачак. 2-3 айдан тән тиресе тулысынча төзәлеп бетә. Яра урыны канарга тиеш түгел. Ул очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, операциядән соң җөйләрне алдырасы булмый. Ник дигәндә, хәзерге операцияләр үзлегеннән юкка чыгучы җепләр ярдәмендә ясала.

:: Сөннәткә утыртылмаган ир баланың киләчәктә сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар килеп чыга аламы?

– Сөннәткә утырту ир балада сидек юллары тараюын, бөер һәм сидек юлларында инфекцияләр барлыкка килү ихтималын азай­та. Җенси юл белән күчә торган йо­гыш­лы авырулар санын киметә, шулай ук җенес әгъзасындагы яман шеш чирләрен булдырмаска ярдәм итә. Ир-атның хәләл җефетенең аналык муентыгында яман шеш барлыкка килүен киметә.

:: Борынгылар: «Казлар йомырка
бас­канда с
өннәткә утыртырга ярамый», – дия торган булган. Операциянең уңышлы чыгу-чыкмавы ел фасылына бәйлеме?

– Хәзер бу сүзләр күбрәк уйдырма рәвешенә кайтып кала. Заманча технологияләр ярдәмендә сөннәткә елның теләсә кайсы фасылында утыртырга мөмкин. Хәзерге операцияләр җөй калдырмый торган җилем, үзеннән-үзе юкка чыга торган җепләр ярдәмендә ясала. Шуңа яраның озак яки начар төзәлүеннән дә, ярага инфекция үтеп керүдән дә куркасы юк.

Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН, «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы:

Кешене тумыштан озата килүче сөннәт гамәлләр бар. Ирләргә сөннәткә утырту – шушы гамәлләрнең берсе. Икенче төрле ул Ибраһим галәйһиссәлам сөннәте дип тә атала. Сөннәт – икенче төрле «табигый халәт» дигән сүз. Аллаһы Тәгалә, балаларны шушы табигый халәтләренә китерү өчен, кешегә туганнан соң сабыйны сөннәткә утыртырга боерык чыгарган. Син белә торып та бу сөннәтне эшләмәсәң, гөнаһ була. Дин буенча җиде көннән соң баланы сөннәткә утырта башларга рөхсәт ителә. Бер-ике ай да көтәргә була. Ләкин моны балага 2-3 яшь тулганчы сузарга киңәш ителми. Ни өчен дигәндә, кечерәк чакта эшләгән саен, сөннәтнең файдасы зуррак була. Файда дигәндә нәрсә күздә тотыла? Беренчедән, туганда баланың нервлары җитлегеп бетмәгән була – авыртуны да азрак сизә, ярасы да тизрәк төзәлә. Сөннәт сидек юлларын ачып җибәрүе белән дә файдалы. Сөннәткә утыртканын хәтерләмәгәч, бала стресс та кичерми. Медицина оешмаларында сөннәткә утыр­туны ике яшьтән соң гына рөхсәт итүләре балага наркоз бирүгә бәйле. Наркоз исә – гомерне кыскарта торган зыянлы әйбер. Аның нәтиҗәсе әле ахыргача өйрәнелеп бетмәгән. 1980 – 1990 елларда туган ир-атлар арасында сөннәткә утыртылмаганнары бик күп. Кечкенә чакта сөннәткә утыртылмаган кешене олыгайгач сөннәтләү уңаеннан ике төрле фикер яши. Галимнәрнең бер ише: «Олыгайган кешене сөннәткә утыртырга кирәкми. Ул чит кешегә җенес әгъзасын күрсәтергә тиеш була. Ә алай эшләргә ярамый», – дип белдерә. Икенче берләре сөннәткә утыртуны, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемгә тиеш гамәл дип саный.

Баласын сөннәткә утыртырга җыенган ата-аналарга белгеч түбәндәге киңәшләргә колак салырга киңәш итә:

1. Сөннәткә утырту – кечкенә генә операция. Шуңа күрә бу очракта да операциядән соңгы чор, тернәкләнү этабы бар. Моңа бала да, ата-ана да рухи яктан әзер булырга тиеш. Әгәр балагыз артык хискә бирелүчән икән, бу эшне кичектереп тору хәерле;

2. Операция алдыннан иң элек баланы психологик яктан дөрес әзерләргә кирәк. Ул әле аны аңларлык дәрәҗәдә булмаса, аңа: «Иртәгә хастаханәгә анализ тапшырырга, сулыш юлларын тыңлатырга гына барып кайтабыз», – дип әйтсәгез була. Олырак балага, организм нык булсын, төрле чир-инфекцияләргә каршы тора алсын өчен, сөннәткә утыртырга кирәк, дип аңлатырга мөмкин;

3. Сөннәткә утыртыр алдыннан анализлар тапшыру мәҗбүри. Аларның исемлеге төрле медицина оешмасында төрлечә. Әмма соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә баланы сөннәткә утыртыр алдыннан коронавируска да анализ тапшырырга кирәк булачак;

4. Операциягә ач карынга килергә кирәк. Әгәр ул көннең икенче яртысында ясалса, җиңелчә генә иртәнге аш ашарга рөхсәт ителә;

5. Сөннәткә утыртканнан соң яраны даими рәвештә эшкәртеп, күзәтеп тору зарур. Аны антисептик чаралар яки махсус порошок ярдәмендә эшкәртәләр;   

6. Подгузник кигән баланың ярасы төзәлү— төзәлмәвен контрольдә тоту авыр. Шуңа күрә малайларны сөннәткә утырткач, берничә көн аны киертмәсәң хәерле. Бу очракта йомышын чүлмәккә утырып башкарырга өйрәнгән балалар күздә тотыла. Әгәр бала кечерәк икән, аңа подгузник киертми хәлең юк, билгеле.

 

фото: http://rebenok-info.com/


Фикер өстәү