Шәһәр халкы «котырып» авылдан өй ала башлаган: «Төзелеш бик зур темплар белән бара, хәтта кешеләргә утыртыр өчен бакчалар да җитми»

Үзизоляция вакытында яшьләр арасында шәһәр яны бистәләрендә, авылларда йортлар һәм бакчалар алучылар арткан. Быелның март аенда, мәсәлән, Россиядә авыллардагы ташландык йортларга да сорау арткан. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, кызыксынучыларның саны 12,5 процентка үскән, дип хәбәр итә федераль басмалар.

Питрәч районы башкалага бик якын урнашкан. Халкы да күп. Мәсәлән, бер Богородское авыл җирлегендә генә дә 10 мең кеше теркәлгән. Үзләре Богородское, Кощаково, Көек кебек авылларда яшәсәләр дә, 80 процент халык Казанга барып эшли. Богородское авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәизов әйтүенчә, чыннан да, соңгы айларда биредән йортлар сатып алырга теләүчеләр саны арткан.
– Узган ел Богородское авылында гына да яңа 100 йорт сафка басты. Монда төзелеш бик зур темплар белән бара. Кешеләргә хәтта утыртыр өчен бакчалар да җитми. Бөтен участокларга йортлар салалар. Кемдер яшәр, кемдер төзеп сатар өчен сала, – ди Фәрит Фәизов.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү