Туганым чир йоктырмасмы?

Туганым – социаль хезмәткәр, яшь кеше. Туберкулез белән авыручы бер кешене карый ул. Хәзер коронавирус таралган чак, куркыныч. Борчылып кына сорыйм инде: социаль хезмәткәрләр шулай йөрергә тиешме икән? Авыру иярмәсме аңа?
Сания КАМАЛОВА, 82 яшь.
Чирмешән

Редакциядән. Коронавирус турында күп язабыз. Тагын бер кат искә төшереп үтәбез. Вирус таралуның төп юлы – һава аша тамчылар рәвешендә. Ягъни янәшәдә вирус йоктырган берәү йөткерсә яки төчкерсә, тамчылар икенче кешенең тән тиресенә эләгергә мөмкин. Чир күбрәк өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булган кешеләргә куркыныч. Саклану чаралары турында онытырга ярамый: кулларны юу, битлек-пирчәткә кию, дистанция саклау. Әгәр коронавируслы кеше белән контактта булмаган, аны чит илдән йоктырып кайтмагансыз икән, борчылырга кирәкми. Социаль хезмәткәрләр, волонтерлар исә хәзерге вазгыятьтә – алдынгы сафта. Алар ярдәменнән башка булмый. Бу өлкән буынның урамга сәбәпсез чыгып йөрүен киметү өчен, куркынычсызлык саклау максатыннан башкарыла.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү