Хезмәт хакы табышмагы: ни өчен яхшырак эшләгән саен, акчасы азрак?

Арча районының бер хуҗалыгы, инде берничә ел торак йорт вәгъдә итеп, сыер савучысы һәм тракторчысы булган гаиләне эшкә чакыра. Нык хуҗалык, Арчадан берничә чакрым гына ераклыкта, асфальт юл, Казанга барып кайтыйм дисәң, санаулы сәгатьләр җитә. Авыл кешесенең тормышы хәзер шәһәрнекеннән аерылса да уңай якка гына аерыла: күпчелек газы-суы, бөтен уңайлыклары булган йортларда яши. Үз терлегеңне асрый аласың, менә быелгы кебек изоляция шартларында да эч пошудан интекмисең, димәк. Шәһәрләрдә бит быелгы кризис эшсезлекнең зур масштабын, хезмәт хаклары кимүне, бәяләр күтәрелүне вәгъдә итә. Ә монда сиңа идеаль шартларда диярлек әзер торыр урыны булган эш тәкъдим итәләр. Ипотека кредиты түләп газап чигәсе юк, төзим дип мәшәкатьләнәсе юк. Дөрес, йоклап ята алмыйсың инде: авылда эш иртә башлана. Эшкә чакырган белдерү район газетасында үзизоляция чорында, шәһәр халкының байтагы: «Инде нишләргә, ничек яшәргә?» дигән дилемма алдында калгач та берничә тапкыр басылды әле. Чишелеш бик гади бит инде бу очракта: эше булган авылга кайт та төплән. Калада фатирың булса, аны арендага биреп кайтып китә аласың, фатирсыз икәнсең, аренда хакы түләп яшәүдән котыласың. Казанда бер бүлмәле фатирга 25 мең сум түләп яшәүчеләр бар. Татарстан буенча авыл хуҗалыгында уртача айлык хезмәт хакы исә быелның беренче кварталында – 24 259 сум. Хикмәт, бәлки, менә шул уртача хезмәт хакының шәһәрнекеннән байтакка калышуындадыр… Әгерҗе районында уртача хезмәт хакы – 15 376 сум гына, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында 16 меңнән бераз югары. Арча районында – 21323 сум. Бары тик дуңгыз ите, кош ите, яшелчә җитештерүне сәнәгать ысулы белән җайга салган берничә районда гына уртача хезмәт хакы Казан үзәгендә бер бүлмәле фатирның аренда бәясен узып киткән.

Газета хәбәрчесе бик еш кына авылда хезмәт хакы түләүнең кайбер аңлашылып ук бетми торган якларына гаҗәпләнә. Җитештерелгән продукция күләме белән хезмәткә түләү аермасы да аптырата мине. Күбрәк җитештердең, күбрәк аласың, дигән принцип булырга тиеш бит инде. Икътисадта «эчке тулаем продуктта хезмәт хакы өлеше» дигән төшенчә бар. Русчасы – зарплатаемкость ВВП. Швейцариядә бу күрсәткеч иң югарысы – 52,5 процент. Җитештерелгән продукция бәясенең яртысыннан күбрәге хезмәт хакы итеп түләнә дигән сүз инде бу. Ил никадәр югарырак үсешкә ирешкән булса, зарплатаемкость шулкадәр югарырак. Россиядә статистика бу күрсәткечне исәпләми. Бәйсез тикшерүчеләрнең саннары гына бар. Алары да моннан 9-10 еллар элеккеге генә инде. 2007 елда Россиядә бу сан 34,7 процент булган, 2011 дә – 36,8 процент.

Татарстан авылларында продукциянең хезмәт хакы сыйдырышлылыгы күпме икән, калькулятор алып исәпләп карыйк әле. Моңарчы мондый исәпне беркем дә башкармады, без – беренче. Республика буенча бер эшләүчегә быелның беренче кварталында 483 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Өч айга уртача 72777 сум хезмәт хакы түләнгән. Авыл хуҗалыгы продукциясендә хезмәт хакы өлеше 15,06 процент булуын күрсәтә минем калькулятор. Сан бик кечкенә. Авыл хуҗалыгы хезмәтенең бик авыр булуын, кыен, кайвакыт хәтта сәламәтлек өчен зыянлы шартларда булуын да искә алсак бигрәк тә. Әгерҗе районы җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясендә хезмәт хакы күләме – 22,9 процент. Арча районы күрсәткече – 18,15 кенә. Балтач районында җитештерелгәннең 21,63 процентын хезмәт хакы итеп түлиләр. Җитештерүчән эшләүче һәм ярыйсы гына хезмәт хакы түли дип исәпләнүче Әтнә районында продукциянең бары тик 14,82 проценты гына хезмәт хакы түләргә китә. Мамадыш районы күрсәткечен исәпләргә куркып тордым, чөнки уртача хезмәт хакы – 21791 сум гына, ә бер кешегә җитештерелгән продукция күләме беренче кварталда – 1 миллион 34 мең сум. Шулай да калькуляторга саннарны куйгач күрәбез: продукциянең 6,32 проценты хезмәт хакы түләргә китә.

Менә бу саннарда газета хәбәрчесен гаҗәпләндергәне авыл хуҗалыгының эчке тулаем продуктында хезмәт хакы күләме аз процент тәшкил итү түгел. Гаҗәп як шунда: бер эшләүчегә продукцияне азрак җитештергән районнарда хезмәт хакы өлеше югары. Менә Кама Тамагы районы продукция җитештерүне үткән елның беренче кварталындагы белән чагыштырганда күпкә киметкән, 42 процентка гына калдырган. Бер гектарга – 1200 сумлык, бер эшләүчегә 113 мең сумлык кына продукция җитештерәләр бу районда бер кварталга. Уртача хезмәт хакы исә, 16730 сумга җитеп, үткән елдагыдан 5 процентка арткан. Җитештерелгән товардагы хезмәт хакы өлеше – 44,41 процент. Бу җәһәттән караганда швейцариялеләрдән бик аз калышалар Кама Тамагында. Бер кешегә 511 мең сумлык продукция җитештергән Әтнә районында хезмәт хакын Кама Тамагындагыча исәпләсәләр, уртача айлык хезмәт хакы 75 мең сумнан артык булыр иде. Бер эшләүчегә туры килә торган продукцияне аз җитештергән кайсы гына районны алып карама, аларда хезмәт хакы өлеше зур. Кызык өчен генә бер гектарга – 1600 сумлык, бер эшләүчегә 128 мең сумлык продукция җитештергән Минзәлә районы күрсәткечен исәпләп карыйк әйдә. Уртача хезмәт хакы 20205 сум булган бу районда хезмәт хакының җитештерелгән продукциядәге өлеше – 47,3 процент, шулай ук Швейцария күрсәткеченнән бик аз калыша. Җитештерүчәнлек белән хезмәт хакы арасында бәйләнешнең бөтенләй диярлек булмавы аптырата, билгеле. Бәлки, бюджет ярдәмен күп ала торганнардыр җитештерүчәнлек түбән булган районнар. Шуңа хезмәт хакы түләү мөмкинлекләре арта торгандыр. 85,2 мең гектар сөрү җире булган Минзәлә районы үткән ел 175 миллион сумлык бюджет ярдәме алган. Бер гектарга 2054 сум туры килә. Әтнә районына бюджет ярдәме 302,5 миллион сумлык күрсәтелгән. Бер гектарга 6477,5 сумлык ярдәм акчасы чыга. Монда барысы үз урынында: әтнәлеләр җитештерүчән эшлиләр, ярдәмне дә мулрак алалар. Бюджеттан ярдәм акчасын мул алу да, продукцияне күп җитештерү дә хезмәт хакының күләменә йогынты ясамый, димәк. 2019 елда бюджет ярдәмен иң мул алган районнарның берсе – Саба районы. 702,9 миллион сум ярдәм акчасы алган сабалылар. Бер гектар сөрүлек җиренә 12164 сумнан артыграк. Менә боларда хезмәт хакын күтәрерлек мөмкинлек бик югары булырга тиеш төсле, чөнки җитештерүчәнлекләре дә ярыйсы гына. Ләкин айлык уртача хезмәт хаклары – бары тик 23274 сум.

Үткән ел бюджет ярдәмен мул алган районнарның җитештерүчәнлек күрсәткечләре быел да яхшы. Сынатмыйлар, ярдәм акчасын җилгә очырмыйлар, димәк. Әмма бер табышмак җавапсыз кала һаман да. Ни өчен яхшырак эшләгән саен, җитештерелгән продукция бәясендә хезмәт хакының өлеше түбәнрәк? Җитештерүчәнлеккә бәйле рәвештә хезмәт хакы да үссә, уңышлы эшләүче хуҗалыклар эшкә кеше эзләп тилмермәсләр иде, ихтимал. Арча районының тракторчы һәм сыер савучыны идеаль шартлар тудырып эзләүче «Курса МТСы» дип аталган хуҗалыгы республиканың игенчелек өлкәсендә иң уңышлы эшләүче хуҗалыклары исемлегендә, мәсәлән.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү