Туп тибәргә ярады: футбол чемпионатын бер айда тәмамларга ниятлиләр

Россия футбол берлеге хәлиткеч карар чыгарды. Премьер-лига очрашуларын 21 июньдә башлап җибәрәчәкләр. Тамашачыларга исә уеннарны читтән генә күзәтергә туры киләчәк. Әлегә чит ил уенчыларының язмышы гына билгесез.
Россия футболында соңгы матчлар март уртасында узган иде. Әлегә кадәр чемпионатның язмышы да билгеле булмады. Инде менә телевизор аша Беларусь чемпионатын карап канәгатьләнергә мәҗбүр булган футбол сөючеләр өчен яхшы хәбәрләр бар. 15 май көнне Россия Футбол берлеге хәлиткеч карар чыгарды. Премьер-лига очрашуларын 21 июньдә башлап җибәрәчәкләр. Бер башка түбәнрәк саналган ФНЛ һәм ПФЛдагы ярышны исә быелга туктатачаклар. Футбол бөтен Европада уянып килә. Ник дигәндә, футболда зур акча әйләнә. Иганәчеләр, оештыручылар, футболчылар һәм тамашачыларның бер-берсе алдында бурычлары бар. Әнә шул җилләр безнекеләргә дә кагылды.
Россия премьер-лигасында командаларның тагын 8әр очрашу уздырасы калган иде. Атна саен икешәр матч уйнап, быелгы сезонны 22 июльдә тәмамларга ниятлиләр. Стадионнарга тамашачы чакырулы түгел. 14 мартта узган соңгы очрашуда Тулада «Арсенал»ны ота алган «Рубин», билгеле булганча, быелгы сезонда ничек тә премьер-лигадагы урынын саклап калу өчен җан тырмаша. Безнекеләр 16 команда арасында 14 нче урында бара. Шунысы кызык: команданы әнә шул хәлдән коткару өчен чакырылган баш тренер Леонид Слуцкий чемпионатны дәвам итү фикеренә каршы чыккан иде. «Быелгы сезонны коткарырга тырышып, киләсен югалту куркынычы бар», – дигән иде ул. Ничек кенә булмасын, 16 майда «Рубин» уенчылары күнегүләр уздыру өчен җыелачак. «Күнегүләр вакытында барлык саклык чаралары күреләчәк», – диелә клуб хәбәрендә. Чит ил уенчылары Россия чиге аша узу рөхсәте булгач килеп җитәчәк.
Өйдә шөгыльләнү бер урында таптану кебек
Бу атнада профессиональ спорт клубларына кагылышлы карарны Татарстан Спорт министрлыгында да чыгардылар һәм спортчыларга күнегүләр уздырырга рөхсәт бирделәр. Әлбәттә, барысына да түгел. Рөхсәт алучылар арасында берничә төркем бар. Болар – Россиянең һәм Татарстанның җыелма командалары әгъзалары, әнә шуңа омтылучы спортчылар, «Ак барс», «Рубин» һәм «Зенит-Казан» кебек спорт клублары вәкилләре. Хоккейчылар, волейболчыларның быелгы сезоны инде тәмамланды. Ә менә футболчыларга хәзер рөхсәт бар.
Шулай итеп, төп спортчыларга үз осталыкларын югалтмау, киләсе ярышларга әзерләнү мөмкинлеге биреләчәк. Алар кайчан да булса барыбер башлана бит инде. Әлегә исә спортчылар махсус шартларда шөгыльләнәчәк. Исемлекне спорт федерацияләре төзи, эшне Татарстан Спорт әзерлеге үзәге оештырачак.
– Чикләү чаралары безнең әйдәп баручы спортчыларыбызга, Татарстан һәм Россия җыелма командаларына, шулай ук күнегүләрне туктатырга мәҗбүр булган профессиональ клубларга аеруча нык кагылды. Күп кенә спорт төрләрендә, әйтик, су төрләрендә өй шартларында форманы тулысынча саклап калу алай ук җиңел түгел. Спортчыларның бер өлешен акрынлап үзизоляция режимыннан чыгару тәкъдиме белән коронавируска каршы көрәш буенча республика штабына мөрәҗәгать иттек, Россия Спорт министрлыгы ярдәменә өметләндек. Барлык таләпләрне үтәгәндә күнегүләр ясарга рөхсәт итәбез. Республика штабы белән актив хезмәттәшлек итәбез, вазгыятьне күзәтеп торабыз. Шартлар мөмкинлек биргәч, спорт корылмалары бар халык өчен ачылачак, – ди Татарстан спорт министры Владимир Леонов.
Спортчылар, әлбәттә, әлеге яңалыкны сөенеп кабул итә. Дөрес, бу эшне һөнәр итүчеләр моңа кадәр дә тик утырмады. Әмма белгечләр өй шартларындагы әзерлекне бер урында таптанып торуга тиңли. Мондый шартларда алга китешкә өметләнеп булмый.
– Бу хәбәр сөендерде, әлбәттә. Әле менә күптән түгел тренерыбыз шалтыратты һәм яңалык турында әйтте. Үзебез дә спорт залларын сагынган идек, – диде көрәш буенча Татарстанның – алты, Россиянең биш мәртәбә чемпионы, газетабызның Муса Җәлил турнирын дүрт мәртәбә откан Илмир Төхфәтуллин. – Әлбәттә, үзизоляция чорында да тик утырмадык. Күнегүләр ясарга, йөгерергә тырыштык. Тренер белән даими рәвештә аралашып, киңәшләшеп тордык. Әмма моны барыбер спортзалдагы күңегүләр белән чагыштырып булмый инде.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

 

Фото: rubin-kazan.ru


Фикер өстәү